Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучылар маршруты үтелде

2 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Адель Гришин “Кулланучылар хокукларын яклау” республика олимпиадасы призёры булды. Анжела Райсян

Кулланучылар хокукы

Әлеге олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системалы үсеше” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе координаторлардан санала.

 Иң мөһиме, оештыручыларның максаты – хокук мәдәниятен күтәрү, яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру.

6000нән артык катнашучы

Казанда һәм Менделеевскида конкурсантлар кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белүдә ярыштылар. Проектта республика мәктәпләренең 13 районыннан 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Агымдагы елда гаризаны 7 меңгә якын укучы бирсә, шуларның алты меңнән артыгы катнаша алды.

Финалда кем?

Финалга 84 кеше узды, шул исәптә өч Менделеевск укучысы – Адель Гришин (2 нче мәктәп, укытучысы Гөлүзә Бондарева), Гөлия Таҗиева, Полина Христофорова (гимназия, укытучысы Эльмира Вәлиева).

Укытучылар балаларны дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда әзерләделәр. Укучылар кулланучылар хокукларын яклау буенча закончалык өлкәсендәге консультацияләрдә катнаштылар.

 – Без шәһәрлеләргә товарларны алыштыру һәм кайтаруны аңлатырга өйрәндек, дегустация барышында продуктларның сыйфатын бәяләдек, – ди Полина.

– Үз хокукларын белү кулланучыларга төрле четерекле хәлләрдән чыгарга ярдәм итәчәк, – дип өстәде Гөлия.

Олимпиада дипломанты

 Йомгаклау этабында менделеевлы Адель Гришин III дәрәҗә дипломга лаек булды.

 – Биремнәр төрле, кызыклы иде, яхшы тәҗрибә алдым. Хәзер кибеттә минем хокукларымны бозсалар, үз сүземне әйтә алам. Олимпиадага әзерлек һәм анда катнашу үз хокукларыңны белергә ярдәм итә. Кечкенә генә җиңү үз-үзеңә көч һәм ышаныч бирә, – дип уртаклаша Адель Гришин.

Белгеч фикере

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгече Эльмира Досманова ел саен проект финалистлары белән гамәли өлеш буенча әзерлек үткәрә. Ул Менделеевск укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау” турындагы РФ законнарын, РФ Гражданнары Кодексын, аерым төр товарларны сату кагыйдәләрен теләп өйрәнүләрен билгеләде.

– Безнең район укучылары арасында куллану тәртибе нигезләрен белүгә олимпиада зур әһәмияткә ия һәм елдан-ел актуаль була бара. Бу шатландыра. Димәк, аларның кулланучылар хокуклары турындагы белемнәре камилләшә, – дип хәбәр итте Эльмира Рафаэльовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев