Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Куркынычсыз экономия

    Энергияне экономияләүче лампаларны кайда утильләштерергә була, дип сорый газета укучылар. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина хәлне ачыкларга тырышты һәм Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итте. Алар хәбәр итүенчә, терекөмеш аеруча токсик матдәләрнең беренче классына керә. Туфрак, су, һавага эләккәннән соң, бу металл әйләнә-тирә мохитне зарарлый. Энергияне саклаучы лампаларны көнкүреш...

    Энергияне экономияләүче лампаларны кайда утильләштерергә була, дип сорый газета укучылар. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина хәлне ачыкларга тырышты һәм Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итте.
    Алар хәбәр итүенчә, терекөмеш аеруча токсик матдәләрнең беренче классына керә. Туфрак, су, һавага эләккәннән соң, бу металл әйләнә-тирә мохитне зарарлый. Энергияне саклаучы лампаларны көнкүреш калдыклары белән бергә утильләштерү куркыныч тудыра. Әгәр лампа контейнерга эләксә, пыяласы ватыла, терекөмешнең агулы парлары һавага тарала. Сулаганда алар кеше организмына эләгә, нерв системасын зарарлый. Шунлыктан ул әйберләрне махсус утильләштерү кирәк.
    - Градусник һәм батарейкаларны аерым утильләштерү кирәклегеннән балалар хәбәрдар, әмма, узган елда республиканың экологик-агарту акциясе кысаларында үткәрелгән "Чисталык дәресләре"ндә энергияне экономияләүче лампаларның куркыныч булуын белгәч, күпләр гаҗәпләнделәр, - ди 1 нче мәктәпнең биология укытучысы, "Яшь эколог" түгәрәге җитәкчесе Ләйсән Мищихина. - Бу барлык әти-әниләрнең дә хәбәрдар булмавын һәм, белмәгәнлектән, куркыныч чүпләрне контейнерга салуын дәлилли. Бер яктан без энергия ресурсларын экономиялибез, икенчедән үзебезгә һәм әйләнә-тирәгә зыян салабыз булып чыга.
    Безнең шәһәрдә сафтан чыккан лампаларны "Чулман" базары территориясендә урнашкан икенчел чимал кабул итү пунктына тапшырырга була. Үз вазифасын үтәгән яктылык чыганакларын бер данәсен 12 сумнан кабул итәләр.
    Бу акча утильләштерү пунктына кадәр юл чыгымнарын каплый. Кабул итү пункты эш көннәрендә 16 сәгатькә кадәр эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: