Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Куркынычсыз йорт, куркынычсыз фатир»

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак идарәсе һәм Менделеевск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчелеге гражданнарның шәхси милкенең сакланышы һәм объектлардан (фатир, шәхси йорт, гаражлардан) урлашу очраклары арту буенча хәлнең кискенләшүе белән борчылуын белдерә. Шуны искәртеп үтәбез, җинаятьчеләрне тимер ишекләр, тәрәзәләргә куелган тимер рәшәткәләр дә куркытмый. Шәхси...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак идарәсе һәм Менделеевск районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчелеге гражданнарның шәхси милкенең сакланышы һәм объектлардан (фатир, шәхси йорт, гаражлардан) урлашу очраклары арту буенча хәлнең кискенләшүе белән борчылуын белдерә.
Шуны искәртеп үтәбез, җинаятьчеләрне тимер ишекләр, тәрәзәләргә куелган тимер рәшәткәләр дә куркытмый. Шәхси милекне саклауның бердәнбер нәтиҗәле алымы - ведомстводан тыш сак бүлеге урнаштырган заманча саклау системасы, сигнализация эшли башлауга өч минут эчендә ул урынга коралланган экипажның тикшерү өчен килеп җитүе гарантияләнә.
Телефон линиясе белән җиһазланган шәхси милек объектларын саклау өчен бүлек пультында "Струна-5" һәм "Струна-5 GSM" радиоканаллары буенча саклау системасы урнаштырылган, моның өчен бердәнбер шарт- объектта электр энергиясе тоташтырылган булу.
Күрсәтелгән хезмәтләр өчен ай саен түләү күләме - 150 сум. Объектларны җиһазлау буенча түләү клиент таләбен исәпкә алып һәр очракта шәхси билгеләнә.
Шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен полиция хезмәткәрләрен экстрен чакыру төймәсе урнаштырыла.
14 майдан 23 майга кадәр ТР Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак бүлеге тарафыннан "Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир" профилактик операциясе үткәрелә, аның максаты - фатир, гараж һәм йорт хуҗаларын милекне саклауны оештыруга җәлеп итү. Бу операция барышында монтажлауга ташлама һәм хезмәт өчен ике айга бүлеп түләү тәкъдим ителә.
Кызыксындырган сорауларыгыз булса 2-02-71 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Менделеевлылар игътибарына

2
X