Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Куркытырга теләгәннәр

    Соңгы вакытта судта кешегә әхлакый зыян китерүгә карата компенсация кайтару эшләре ешайды. 151 маддә буенча гражданинга карата әхлакый зыян (физик яки әхлак газаплар) кылынса закон кушканча суд тәртип бозучыга акчалата компенсация түләү билгели. Компенсациянең күләме тәртип бозучының гаебе һәм дәгъвачының физик һәм әхлак газаплары дәрәҗәсеннән чыгып ачыклана. Базилова җавапка тартылучы...

    Соңгы вакытта судта кешегә әхлакый зыян китерүгә карата компенсация кайтару эшләре ешайды.
    151 маддә буенча гражданинга карата әхлакый зыян (физик яки әхлак газаплар) кылынса закон кушканча суд тәртип бозучыга акчалата компенсация түләү билгели. Компенсациянең күләме тәртип бозучының гаебе һәм дәгъвачының физик һәм әхлак газаплары дәрәҗәсеннән чыгып ачыклана.
    Базилова җавапка тартылучы Фардовка карата дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән. Ф.га 116 маддәнең 2 өлеше буенча 1 ел 6 айга төзәтү эше һәм хезмәт хакының 10 процентын дәүләт кеременә тоту карары чыгарылган.
    Суд ачыклаганча, Базилованың улы - Муринның Ф.га кырык меңгә якын бурычы булган. Тиз арада акча кайтару мөмкинлеге булмау аны Фардовтан качып йөрүгә этәрә. Кредит кабаласына бәйләнгән Мурин ничек кенә тырышса да, бурычын кайтару юлын таба алмый. Ике эш урынында хезмәт кую мөмкинлеге юк. Ул чит шәһәрдә төзелештә бил бөгә. Күз бәйләнгәч кенә, сыгылган лимондай өйләренә кайтып егыла. Ял көнендә Фардов өч иптәш егете белән бу "эш"кә нокта куярга теләп, Муриннарның ишеген шакыды.
    "Мин хәзер сөйләшеп керәм", - дип коридорга җиңел киемнән генә чыккан иренең озак кермәвенә аптыраган хатыны таныш-белешләренә, дусларына шалтыратты. Тик ир шул төндә суга төшкәндәй юкка чыкты.
    Суд ачыклаганча, "дөреслек эзләүчеләр" Муринны кышкы суык төндә машинага утыртып урманга алып киләләр. Бурычларын алуга ышанычлары югалган дуслар, ачулары чыгып М.ны нык кына бәргәлиләр, аяктан егылгач типкәли үк башлыйлар. Берсе кылган җәзаларны җиңелгә санап, машина тарттыру тросын кулланып М.ны буа. Алар аңын югалткан, кыйналган егетне урманда калдырып китәләр. Кышкы суыкта ярдәмсез калган М.ны башка исән килеш күрүче булмаган. Өч айдан соң табылган мәетне тикшерү үлү сәбәбен ачыкларга ярдәм итми.
    Базилова мораль зыянны 500 меңгә бәяли һәм улын күмүгә тоткан 60 меңне дә кайтаруларын сорый. Адвокат, ана чыннан да зур тетрәнү кичергән, улының трагик үлеме аны матди һәм мораль ярдәмсез калдырган, җинаять кылучы дәгъвачы белән бер дә очрашмаган, гафу үтенмәгән, күмү эшләрендә булышлык күрсәтмәгән, дип Базилованың үтенечен канәгатьләндерүне таләп итә. Суд дәгъвачының үтенечен өлешчә канәгатьләндерә һәм аңа карата мораль зыянны 70 меңгә бәяли, улын күмүгә тоткан 60 меңгә якын һәм адвокат хезмәтенә киткән 3 мең акчаны да кайтарырга дигән карар чыгара.
    Рәфис Әхмәтшин, район суды судьясы
    Фәймә Вахриева, үз корреспондентыбыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: