Кыш– янгын куркынычы булган чор
Һәр кеше үзенә уңайлылык тудырырга омтыла. Ләкин саксызлык, игътибарсызлык, кагыйдәләрне белмәүдән чыккан янгын барлык мал-мөлкәтне күз ачып йомганчы юк итәргә мөмкин. Статистика буенча, янгыннарның 80 проценты торак секторда була. Ремонт эшләре, торбалар алмаштырганда электр һәм газ белән эретеп ябыштыру һәм башка ут приборлары белән эшләгәндә җитди куркыныч туарга мөмкин. Кайвакыт...
Һәр кеше үзенә уңайлылык тудырырга омтыла. Ләкин саксызлык, игътибарсызлык, кагыйдәләрне белмәүдән чыккан янгын барлык мал-мөлкәтне күз ачып йомганчы юк итәргә мөмкин.
Статистика буенча, янгыннарның 80 проценты торак секторда була. Ремонт эшләре, торбалар алмаштырганда электр һәм газ белән эретеп ябыштыру һәм башка ут приборлары белән эшләгәндә җитди куркыныч туарга мөмкин. Кайвакыт йортларда җылыту системасының төзексезлеге сәбәпле торбалар ката һәм коммуналь служба хезмәткәрләренең торбаны эретү лампасы һәм факел ярдәмендә җылытуын күрергә була, югыйсә, куркынычсыз ысул бар - пар яки кайнар су белән җылыту.
Ягу сезоны башланыр алдыннан мичнең, төтен юлларының төзеклеген тикшерергә, андагы корымны чистартырга, ярыкларын сыларга, төтен чыга торган торбаны агартырга кирәк. Төтен юлларын өч ай саен корым җыелудан чистарту зарур.
Салкыннар башлануга, электр чыбыкларына көчәнеш арта, чөнки электр приборлары күбрәк кабызыла. Аерым очракларда кыска ялганыш электр чыбыклары иске булганлыктан һәм артык көчәнеш белән эшләгәнлектән килеп чыга, ул янгынга этәргеч булырга мөмкин. Беркем өчен дә сер түгел, күп йортларда, бигрәк тә искеләрендә, электр чыбыклары таушалган. Инструкция нигезендә завод җитештергән электр приборларыннан гына файдаланыгыз.
Янгын чыкканда кеше гомерен саклап калуны тәэмин итү аларны вакытында эвакуацияләүгә бәйле. Эвакуация юллары - бердәнбер котылу чарасы. Коридор, холл һәм баскыч мәйданчыкларына әйбер тутырмагыз, стена һәм түшәмнәрне тиз кабынучан материаллар белән төрмәгез.
Янгын чыкканда кичектермичә 01 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк, мобиль телефоннан - 112. Янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләрне коткару һәм утны сүндерү буенча чаралар күрегез, янгыннан сак бүлегенә ярдәм күрсәтегез.
Район буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге кабат искәртә: торак, милекне һәм якыннарыгызның гомерен саклап калу сезнең мөнәсәбәтегезгә бәйле.
Е.Нагорных, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы, эчке служба лейтенанты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 10:19Гидрометцентр Татарстанга җылы һава торышы килүе турында хәбәр итә Ялларда һава температурасы күтәрелә башлаячак9600
-
1 июль 2022 - 09:53Радмир Беляев шәһәрнең футбол федерациясен җитәкличәк Район җитәкчесе әлеге спорт төренең үсеше белән шәхсән шөгыльләнәчәк.7400
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19200
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.11600
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.10100
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.5400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.12100
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.11000
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.19200
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар14300
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты13600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика