Кышка яхшы әзерләндек
Декабрьнең беренче көннәрендә, ниһаять, җиргә ныклап кар ятты һәм табигатькә кыш хакимлеге керде. Дүшәмбе көнне шәһәр урамнарын чистартуга иртәнге дүрттән "Комфорт Успех+" (җитәкчесе Әзһәр Каюмов) оешмасының дүрт тракторы чыкты. Махсус киемнәр кигән ишегалды җыештыручылар тротуарларны кардан арындыру эшен башладылар. Октябрьская урамында хезмәт куючы пенсия яшендәге Мөнәвәрә Хәбибуллина, Валентина Шуленко яшь...
Декабрьнең беренче көннәрендә, ниһаять, җиргә ныклап кар ятты һәм табигатькә кыш хакимлеге керде.
Дүшәмбе көнне шәһәр урамнарын чистартуга иртәнге дүрттән "Комфорт Успех+" (җитәкчесе Әзһәр Каюмов) оешмасының дүрт тракторы чыкты. Махсус киемнәр кигән ишегалды җыештыручылар тротуарларны кардан арындыру эшен башладылар.
Октябрьская урамында хезмәт куючы пенсия яшендәге Мөнәвәрә Хәбибуллина, Валентина Шуленко яшь коллегалары Любовь Иванова белән иртәнге сәгатьтән администрация, полиция бүлеге территориясен кардан арындырганнар. Планда - Әфганчылар бульварын чистарту.
- Саф һавада физик хезмәт белән шөгыльләнү безгә ошый, ялга чыктык, дип, өйдә утырырга ашыкмыйбыз, - диләр алар.
Мәңгелек ут тирәсен җыештыручы Эльвира Пантелеева белән Галина Митрофанованың бу өлкәдә эшләүләренә 15 ел.
- Шимбәдән кар чистартуга керештек, безнең җиһазлар - көрәк, себерке, лом. Шулай ук чүп тә җыярга туры килә, бигрәк тә эскәмия тирәләрендә чүп-чар күп - олысы да, кечесе дә үз өлешен кертә, - дип сөйлиләр.
Фомин һәм Зелёная урамнарындагы йортларда яшәүче менделеевлылар Әнисә Тараканова, Сергей Саушин бер тавыштан:
- Иртәнге сәгатьтән урамнан тракторлар үтте, җыештыручылар ишегалдын ялт иттергәннәр. Алдагы көннәрдә бозлавык җирләргә ком сиптеләр, - дип, "Комфорт Успех+" эшчеләренең тырышлыгыннан канәгатьлек белдерделәр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов сүзләренчә, коммуналь службалар кышка яхшы әзерлек белән кергән. Кар белән көрәшкә 6 трактор, 2 КамАЗ машинасы, комлы-тозлы катнашма сибү җайланмасы, 2 кар төяү, тротуарны һәм юлны кардан арындыру агрегатлары җәлеп ителәчәк. Бозлавык көннәрдә шәһәр урамнарына ком-тоз кушылмасы сибү каралган. Аның өчен 230 тонна реагент запасланган.
Фәймә Вахриева
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11100
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.8900
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10300
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11300
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9200
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11400
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11600
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9000
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17600
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13400
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика