Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Кышкы салават күпере – уңышка

    31 декабрьдә өченче микрорайонда яшәүче Асия Мөхәмәтханова гадәти булмаган табигать күренешен күзәткән. - Көндезге 11ләр иде. Көн аяз, кояшлы, мин аш бүлмәсендә кайнашам. Тәрәзәгә карасам, үз күзләремә ышанмадым: күктә - салават күпере, дөресрәге - аның бер өлеше. Берничә тапкыр фотога төшердем. Һәм моны яхшы билге дип санадым. Рәхилә Мирзаянова да...

    31 декабрьдә өченче микрорайонда яшәүче Асия Мөхәмәтханова гадәти булмаган табигать күренешен күзәткән.
    - Көндезге 11ләр иде. Көн аяз, кояшлы, мин аш бүлмәсендә кайнашам. Тәрәзәгә карасам, үз күзләремә ышанмадым: күктә - салават күпере, дөресрәге - аның бер өлеше. Берничә тапкыр фотога төшердем. Һәм моны яхшы билге дип санадым.
    Рәхилә Мирзаянова да шул ук вакыйга турында сөйләде.
    - Күренеш искиткеч иде. Мин мондый хәлне икенче тапкыр күзәтәм. Беренче тапкыр да кышкы салават күперен декабрьдә, Корбан бәйрәме көнне күрдем.
    Галим-физиклар бу табигать могҗизасына мондый аңлатма бирәләр: елның салкын вакытында кояш нурлары су тамчыларында түгел, боз кристалларында сына. Кыш көне әлеге оптик эффект бик сирәк күзәтелә, чөнки өч шартның - ныклы суыкның, югары дымлылыкның һәм якты кояшның бергә тәңгәл килүе мөһим. Кышкы салават күпере - салкынга, һава торышы алышынуга дип исәпләнелә. Ул буран, яки температура сизелерлек түбәнәю алдыннан барлыкка килә.
    Халык ырымнары буенча, кышкы салават күперен күргән кешенең барлык башлангычлары уңышлы булачак.
    Әгәр сез гадәттән тыш хәлләрнең шаһиты булгансыз, яки фотографияләрегез бар икән, газетага мөрәҗәгать итә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: