Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Кышкы вакытка күчәбез

26 октябрьдә Россиянең күп регионнарында яшәүчеләр кебек, татарстанлылар да сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп, кышкы вакытка күчәләр. Моннан соң сәгать укларын сезонлы күчерү булмаячак. РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 30 сентябреннән 1001 нче карары нигезендә, 2011 елның августыннан гамәлдә булган сәгать зоналарында вакытны исәпләү тәртибе турындагы башка карарлар гамәлдән чыгарыла....

26 октябрьдә Россиянең күп регионнарында яшәүчеләр кебек, татарстанлылар да сәгать укларын бер сәгатькә артка күчереп, кышкы вакытка күчәләр. Моннан соң сәгать укларын сезонлы күчерү булмаячак.
РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 30 сентябреннән 1001 нче карары нигезендә, 2011 елның августыннан гамәлдә булган сәгать зоналарында вакытны исәпләү тәртибе турындагы башка карарлар гамәлдән чыгарыла. Яңа карар 2014 елның 26 октябрендә 2 сәгатьтә үз көченә керә, шул мизгелдә кышкы вакытка күчү була. Шуның өстенә, Россиядә сәгать зоналары тугыздан 11гә кадәр арта.
Шуны искәртәбез, кышкы һәм җәйге вакытка күчү Россия Президенты Дмитрий Медведев, хәзер ул РФ Премьер-министры, тарафыннан 2011 елның җәендә туктатылды. Шулай итеп, Россия халкы хәзер астрономик вакыты 2 сәгатькә алда булган җәйге вакыт белән яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яналыклары сђгать књчњ