Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Кышкы ярминкәләр дәвам итә

"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә менделеевлылар монда ашыга. Үткән ялларда фермерлар халыкны яңа суйган ит белән сөендерде. Районның фермерлар ассоциациясе башлыгы Эльдар Мәхмүдов үгез ите алып килгән. - Ит экологик яктан чиста, менделеевлылар чират торып алалар, ярминкә...

"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә.
Һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә менделеевлылар монда ашыга. Үткән ялларда фермерлар халыкны яңа суйган ит белән сөендерде. Районның фермерлар ассоциациясе башлыгы Эльдар Мәхмүдов үгез ите алып килгән.
- Ит экологик яктан чиста, менделеевлылар чират торып алалар, ярминкә оештыру безгә дә, сатып алучыларга да уңайлы, - ди ул.
Пенсионер Галина Полякова да, үз фикерен җиткереп, болай диде:
- Ярминкәнең шәһәр үзәгендә булуы отышлы. Үз җирлегебездә үскән яшелчәдән, ит-майдан ризык әзерләү организмга файдалы. Бүген карабодай сатып алдым. Авыл халкы тырыша. Алга таба да эшләре уң, керемнәре мулдан булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кљн артыннан кљн