Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Кышны озаттык

Традиция буенча, узган атнада Менделеев мәйданында кышны озату бәйрәме булды. Бәйрәм чарасында катнашырга йөзләгән менделеевлы җыелды. Район җитәкчесе исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко шәһәр халкын котлады: "Кышны озатуның төп ритуалы - карачкы яндыру белән бөтен авырулар, проблемалар артта калсын", - дип теләде. С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда...

Традиция буенча, узган атнада Менделеев мәйданында кышны озату бәйрәме булды.



Бәйрәм чарасында катнашырга йөзләгән менделеевлы җыелды. Район җитәкчесе исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко шәһәр халкын котлады: "Кышны озатуның төп ритуалы - карачкы яндыру белән бөтен авырулар, проблемалар артта калсын", - дип теләде.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда зур җанлылык. Балалар бәйгеләрдә, уеннарда катнашалар, атларда йөриләр. Районның иҗат коллективлары әкият геройлары белән берлектә күңелле концерт куйдылар, анда кышкы стихия яз белән үзара көрәш алып барды. Сәүдә нокталары халыкка шашлык, камыр ризыклары, кайнар чәй тәкъдим иттеләр.
Май чабу атнасы - ата-бабалардан калган бәйрәм, борынгы славяннар аны кышны озату һәм яңа елны каршы алу белән тиңләгәннәр, елны ничек каршы алсаң, шулай уздырырсың дип ышанганнар.
Салам карачкы яндыру - бәйрәмнең иң якты мизгеле. Ул янып бетүгә, барлык начарлык иске елда кала, салкын кыш та чигенә дигән фикер йөргән.
Мәйданда урнаштырылган карачкы берничә секунд эчендә янып бетте. Якты кояш, якынлашучы язның аңлатып булмый торган хуш исе бәйрәм тантанасына күңеллелек өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Кышны озату