Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көз нигъмәтләре

Август – традицион уңыш җыю һәм безнең бакчачылар, чәчәк үстерүчеләр, гөмбә җыючылар бәйгесенең башлану чоры.

«Көз нигъмәтләре» бәйгесендә әлегә кадәр булмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышлары яисә табылдык, мәсәлән, яңгыр гөмбәсе, гадәти булмаган формасы, авырлыгы белән сокландырырга исәпләгән теләсә-кем катнаша ала. Безнең катнашучылар кызыклы рецептлары, кышка кайнатмалары һәм эшләнмәләре турындагы серләре, бакча тормышы турында киңәшләре белән уртаклашырлар дип ышанабыз.

Бәйгене Ижёвкадан Нургалиевлар гаиләсе ача. Алар әлеге проектта беренчеләр түгел һәм бик активлар. Әлеге сезонда өйләре янындагы бакчада яшелчә уңышын мулдан үстергәннәр. Аеруча помидор һәм кыярлары уңган. Мисал өчен, әлеге экземпляр 1200 граммга җиткән. Яшелчә «плантациясендә» тонны Минебикә Харисовна бирә (рәсемдә), аңа кызы, оныгы һәм якыннары ярдәм итәләр. Орлыкларны ул ел саен үзе әзерли, шуның өчен томатлары тәмле һәм сусыл. Шундый бер помидор һәм гаилә салат белән туя!

Бәйге катнашучысы булыр өчен редакциягә килү яисә paradox_12@mail.ru электрон адресына кыскача гына язып фото җибәрү җитә. Көз нигъмәтләре һәм сезнең хезмәт җимеше белән фото «МН» һәм «МЯ» газеталарында, шулай ук безнең mendeleevskyi.ru сайтында урын алачак. Элемтә өчен телефон 2-15-77.

Җиңүчеләрне призлар көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев