Көз-ямансуланырга сәбәп түгел

Эссе җәйдән соң М шәһәрендә көз башланды. Менделеевлылар һава торышының кискен алмашынуына сәерсенеп җылы киемнәргә төренделәр. Ләкин шәһәрлеләр болай гына бирешергә һәм кайгырып утырырга теләмиләр, чәнки күпләр өчен көз - беренче чиратта елның иң матур, хыяллар һәм өметләнүләр вакыты. Яшьләрдән көзне нинди кәеф белән каршылауларын һәм аларның ничек итеп сагыш...
Эссе җәйдән соң М шәһәрендә көз башланды. Менделеевлылар һава торышының кискен алмашынуына сәерсенеп җылы киемнәргә төренделәр. Ләкин шәһәрлеләр болай гына бирешергә һәм кайгырып утырырга теләмиләр, чәнки күпләр өчен көз - беренче чиратта елның иң матур, хыяллар һәм өметләнүләр вакыты.
Яшьләрдән көзне нинди кәеф белән каршылауларын һәм аларның ничек итеп сагыш һәм эч пошудан арынуларын сорадык.
Гөлназ Стрелкова, 31 яшь, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның иҗат буенча директор урынбасары:
- Мин көзне яратам, аның төсләре мине илһамландыра. Яфраклар елның бу мизгелендә төрле төсләре белән шатландыра. Мондый матурлык фонында фотосессияләр ясау отышлы, аеруча әбиләр чуагында. Өйдә гаилә белән ял итүе рәхәт, яхшы компаниядә тәм-томнар белән кайнар чәй эчү, болар сиңа сагышланырга ирек бирмәячәкләр, - дип саный Гөлназ.
Радик Гыйниятуллин, 29 яшь, туризм буенча менеджер:
- Мин көзне яхшы кәеф белән каршы алам, гәрчә кояш җылысы һәм яктылык җитмәсә дә. Ләкин моңсуланмас өчен яраткан эшең белән шөгыльләнергә, ешрак урамда йөрергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Мин еш кына рюкзак тулы кирәк-яраклар белән табигатькә чыгам, үзем белән палатка алам һәм көне буена аның матурлыгына сокланам. Күптән түгел урманга барып бер кәрзин гөмбә җыеп кайттым, алар арасында гөреҗдә һәм баллы гөмбә дә бар иде. Бу шөгыльдән бары тик уңай тәэсирләр генә алдым, - дип уртаклаша Радик.
Диана Миронова, 21 яшь, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студенты:
- Сәяхәт итегез, яраткан фильмнар карагыз, күңелле музыка тыңлагыз, үзегезгә ошаган китаплар укыгыз, хыялланыгыз, иҗат итегез, шул вакытта салкын көзләр җитүен тоймассыз да. Иң мөһиме, күңелегездә җылылык булсын, якыннарыгыз һәрвакыт көтеп торсыннар, дусларыгыз авыр вакытта ярдәм итсен һәм яраткан кешегез яныгызда булсын. Һәр көнне позитивны күбрәк тоегыз, тормышка шатланыгыз һәм барысы да яхшы булыр. Шул вакытта көз сезнең йөрәккә иң якын ел фасылы булып тоелыр, - ди Диана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.5500
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.6600
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.7200
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.6900
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.7100
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.8100
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.6500
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.9300
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13900
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18600
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14700
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.14100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика