Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көзге чакырылышның үз үзенчәлекләре

1 октябрьдә старт алган армиягә чакыру кампаниясе темпларын арттыра. Хәрби хезмәткә озатылучыларның беренче партиясе вещмешокларын тутыра. Көзге чакырылышның үзенчәлекләре турында корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев белән әңгәмә корды. - Дамир Шамилевич, Россиянең Кораллы көчләрендә хәрби хезмәткә контракт буенча кешеләр җыю программасы гамәлдә. Менделеевлылар арасында ул популярмы? -...

1 октябрьдә старт алган армиягә чакыру кампаниясе темпларын арттыра. Хәрби хезмәткә озатылучыларның беренче партиясе вещмешокларын тутыра. Көзге чакырылышның үзенчәлекләре турында корреспондентыбыз Роза Шәрәфиева районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев белән әңгәмә корды.
- Дамир Шамилевич, Россиянең Кораллы көчләрендә хәрби хезмәткә контракт буенча кешеләр җыю программасы гамәлдә. Менделеевлылар арасында ул популярмы?
- Бу программа 2020 елга кадәр исәпләнгән. Бүгенге көндә Кораллы көчләрдә 230 мең контрактчы исәпләнә, 2020 елга аларның саны 500 мең кешегә җитәчәк. Димәк чакырылу буенча хезмәт итүчеләр саны кыскара һәм 230 меңгә калачак, бүгенге көндә ул 300 мең россияле. Контракт буенча хезмәт итү - ул яхшы түләнә торган, төгәл социаль гарантияләр белән беркетелгән эш, шуңа күрә менделеевлылар контрактлы хезмәткә өстенлек бирәләр.
- Контракт буенча хезмәт итүчеләргә ташлама һәм гарантияләрне искәртеп үтегез әле.
- Соңгы вакытта контрактлы хәрби хезмәткәрләрнең матди хәле сизелерлек яхшырды. Түләнә торган акча күләме рядовойларга - 25 мең сумнан, сержантларга 30 мең сумнан югарырак тәшкил итә. Өстәмә түләүләр билгеләнгән: вазифаи йөкләмәләрне намуслы һәм нәтиҗәле файдаланган өчен өч окладка кадәр премия (елга), бер окладтан да ким булмаган һәр елны бирелә торган матди ярдәм, Россия чикләрендә һәм тормыш өчен куркыныч бурычларны үтәгән өчен окладның йөз процентына кадәр ай саен өстәмә түләү, ерак һәм авыр шартлы районнарда хезмәт иткән өчен - фатир.
- Көзге чакырылышның кайбер үзенчәлекләре бар. Алар турында сөйләгез әле, армия яшендәге менделеевлыларга һәм әти-әниләренә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
- "Хәрби хезмәт һәм хәрби вазифалар турында" федераль законга үзгәрешләр нигезендә югары белем алган россиялеләр чакырылыш буенча бер ел хәрби хезмәт урынына контракт буенча китәргә хокук алалар. Хезмәт вакытын үзләре сайлый алалар - 2 яки 3 ел. Бу беренче. Икенчедән, югары уку йортларында хәрби кафедраларда укучы студентлар төп укудан өзлексез хезмәт итәчәкләр. Казан милли техник тикшеренү (КАИ) һәм Казан милли технологик тикшеренү (КХТИ) университетларында хәрби кафедраларда 1 сентябрьдән түбәндәге вазифалар буенча белгечләр әзерләү башланды: бүлек командиры, шофёр-граната атучы, авиация механигы, моторист, өлкән химик, радиореле станциясе начальнигы һ.б.лар.
27 яшькә кадәр законлы нигезсез чакырылу яки контракт буенча хезмәт итмәгән гражданнарга хәрби билет бирелмәячәк. Армиядән качып йөрүчеләргә аның урынына "Гражданин законлы нигезсез чакырылу буенча хәрби хезмәт үтәмәде" дигән язма белән белешмә биреләчәк. Аларның дәүләт гражданлык һәм муниципаль службага эшкә керүдә хокуклары чикләнәчәк.
- Яшь менделеевлыларның сәламәтлек торышы бик үк яхшы түгел. Бу күрсәткечкә нинди факторлар йогынты ясый?
- 2013 ел белән чагыштырганда, армиягә чакырылучы егетләрнең сәламәтлек торышы берникадәр начарланды. Көзге чакырылыш комиссиясенә килгән яшьләрнең 74 проценты гына чикләүсез яки зур булмаган чикләү белән хәрби хезмәткә яраклы дип танылды. Бу күрсәткечкә күп сәбәпләр йогынты ясый. Беренче чиратта, яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып бару белән кызыксынмавы, бала чакта ачыкланган авыруларны вакытында дәваламау һәм профилактик чаралар үткәрмәү, шулай ук экология торышы.
Язгы чакырылучылардан 47 проценттан артыгы сәламәтлеге торышы буенча төрле чикләүләр алды, бу аларны махсус билгеләнү бүлекчәләре, Һава десанты гаскәрләренә, Хәрби диңгез флотына җибәрүгә киртә булды. Армиягә чакырылучыларга медицина тикшерүе нәтиҗәләрен анализлау дәвалау-сәламәтләндерү чаралары сыйфатын яхшырту һәм аларны үтәүгә контрольне көчәйтү кирәклеген дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары козге чакырылыш