Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лаеклы кандидатура өчен тавыш бирик

“Россиянең бөек исемнәре” федераль проекты старт алды, аның кысаларында 44 россия һава капкасы арасындагы “Бегишево” Түбән Кама аэропортына күренекле ватандашыбыз исемен бирәчәкләр, – дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Һава капкаларын кеше исемнәре белән атау традициясе яңа формалаша һәм “Бегишево”га әлеге проект ярдәме белән аэропротларга һәм авиациягә кызыксыну артыр дип көтелә. “Бегишево” аэропорты директоры Сергей Романцов татарстанлылар исем сайлауда активлык күрсәтерләр дигән ышаныч белдерде. С.Романцов фикеренчә лаеклы кандидатуралар күп: Дмитрий Менделеев, аның хөрмәтенә Менделеевск шәһәре аталды, Алабугада туган, үскән һәм иҗат иткән Иван Шишкин. Авиатөзелештә мәшгуль булган шәхесләрне искә алганда, директор күренекле авиаконструктор Андрей Туполевны атады. “Казан” мәркәзебез аэропорты шулай ук проектта катнаша.

Республика халкы сайтта проектның үз вариантын тәкъдим итә ала. Октябрьдә беренче претендентлар исемлеге формалаша.

 8еннән 30 ноябрьгә кадәр тавыш бирү булачак. Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news.

“Казан” һәм “Бегишево” аэропортлары өчен үзләренең исемнәрен теләгән һәр менделеевлы тәкъдим иә ала. Бу турыда халык нәрсә уйлый?

 Без Менделеевскиның почетлы гражданины Петр Павлович Фёдоровның фикере белән кызыксындык.

– Аэропортларга бөек тарихи шәхесләрнең, мәдәният эшлеклеләренең, галимнәрнең, табибларның исемнәрен бирергә мөмкин. Ләкин, минем карашка, Кама буен данлауга зур өлеш кертүчеләрнең исемнәре моңа лаек. Аның турында бар төбәкләр дә, олысы да, кечесе дә белергә тиеш. Мәсәлән, рәссам Иван Шишкин.

Тавыш бирү күрсәтер, менделеевлыларны актив позициягә чакырам.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X