Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Лаеклы истәлек?

    Безнең урам 30 елдан артык атказанган табиб, өлкән буын вәкилләре хөрмәт иткән бондюглы Ефим Николаевич Чоловский исемен йөртә. Ләкин урамның исеме күрсәтелгән табличка үзбелдек белән кулдан язылган - үзегез күрәсез. Без, Чоловский урамының 4 нче йортында яшәүчеләр, лаеклы кеше турында истәлекнең цивилизацияле кыяфәт алуын теләр идек. Хәтергә нигә үлән үсә?...

    Безнең урам 30 елдан артык атказанган табиб, өлкән буын вәкилләре хөрмәт иткән бондюглы Ефим Николаевич Чоловский исемен йөртә.
    Ләкин урамның исеме күрсәтелгән табличка үзбелдек белән кулдан язылган - үзегез күрәсез. Без, Чоловский урамының 4 нче йортында яшәүчеләр, лаеклы кеше турында истәлекнең цивилизацияле кыяфәт алуын теләр идек.
    Хәтергә нигә үлән үсә?
    Газетаның узган саннарында Л.Мамедова күтәргән АТП артындагы кабернең торышына багышланган теманы дәвам итәсем килә.
    Мондый территорияләрдә мәктәп укучыларын һәм иҗтимагый оешмаларны гына тәртип булдырырга өндәгән авторның позициясе белән тамырдан килешмим. Ә нигә үзенә инициатива күрсәтмәскә, кабергә оныгы белән дә килгән? Яшьләрне шәхси үрнәктә тәрбияләргә була: җиң сызганып эшкә тотынырга, туганнарны, танышларны чакырырга. Шәһәрдә инициативалы кешеләр аз түгел.
    Кемдер килеп эшләп киткәнне генә карарга күнеккәнгә күрә хәтергә үлән үсә дә инде.
    З.Фазлыева
    Бу әле башы гына...
    Ял көннәрендә Ык Тамагы авылы янында Кама ярында булдык.
    Һава торышы һәм табигать ял өчен уңай иде. Ләкин, бу ямьне бозып, әле монда, әле тегендә чүп өемнәренә тап булдык - пластик шешәләр, савыт-саба, тәмәке төпчекләре... Юкка гына "Табигатьтә иң яхшысы - кешеләр булмау" димиләрдер. Әле отпускалар чоры башланмады да. Бер айдан нәрсә булыр?
    Янәшәдә мәктәп яшендәге балалары белән гаилә ял итте. Әниләре хәтта көнбагыш кабыгын да пакетка җыйдырды. Бөтен чүпләрен машинага салдылар. Ә китәр алдыннан болай диделәр: "Рәхмәт, урман! Рәхмәт, елга!".
    Л.Колпакова
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: