Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лагерьда – әдәп, әхлак һәм рухи тәрбия

3 августтан 9ына кадәр шәһәрнең "Таң" мәчетендә район күләмендә мөселман лагеры оештырылды. Анда 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар йөри, авыллардан да килгәннәр. 43 кыз һәм малай өчен биредә ислам дине сабаклары өйрәнү белән бергә төрле мәдәни, спорт чаралары да үткәрелә. Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев билгеләвенчә, лагерьда балаларга...

3 августтан 9ына кадәр шәһәрнең "Таң" мәчетендә район күләмендә мөселман лагеры оештырылды. Анда 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар йөри, авыллардан да килгәннәр. 43 кыз һәм малай өчен биредә ислам дине сабаклары өйрәнү белән бергә төрле мәдәни, спорт чаралары да үткәрелә.

Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев билгеләвенчә, лагерьда балаларга әдәп, әхлак кагыйдәләре белән бергә рухи тәрбия бирү дә күздә тотыла.

Лагерьны ябу якшәмбе көнгә билгеләнгән. Аның соңгы көнендә балалар өчен төрле уеннар һәм күңел ачу чаралары белән бәйрәм оештырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары

2
X