Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлегә кадәр төшемдә китапханәне күрәм

Татар Чаллысында яшәүче хезмәт ветераны Прасковья Кривилева шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтә. Җыйнак гәүдәле, тыйнак, хезмәт сөючән ханым. Ә аның җилкәсендә күпме вакыйгалар, язмыш сынаулары, изге эшләр, туганнары, танышлары, авылдашларына, әйләнә-тирәсендәге кешеләргә файда китерү теләге. Прасковья Ивановна 1933 елда Полянка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Өлкән абыйсы Дмитрий...

Татар Чаллысында яшәүче хезмәт ветераны Прасковья Кривилева шушы көннәрдә олуг юбилеен билгеләп үтә.
Җыйнак гәүдәле, тыйнак, хезмәт сөючән ханым. Ә аның җилкәсендә күпме вакыйгалар, язмыш сынаулары, изге эшләр, туганнары, танышлары, авылдашларына, әйләнә-тирәсендәге кешеләргә файда китерү теләге.
Прасковья Ивановна 1933 елда Полянка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Өлкән абыйсы Дмитрий фронтка киткәндә гаилә тулылануны - сигезенче баланы көтә. Бу хәвефле вакыт була. Яла ягу нәтиҗәсендә кулга алынган абыйсының фаҗигале язмышы турында Прасковья Ивановнаның язмасы "Менделеевский музейный вестник" брошюрасында теркәлә.
Мәктәп тәмамлаган Паня (аны туганнары шулай атый) китапханә техникумына укырга керә. Ярты гасыр элек булган вакыйгаларны язмабыз герое менә шулай искә ала:
- Юллама буенча мин кайда икәнлеген дә белми торып Первомай районын (хәзер Чирмешән) сайладым. Исеме ошады. Аңа кадәр сикәлтәле юллардан бөтен республика аша барырга кирәк булып чыкты.
Авыл китапханәсе мөдире ролендә өч ел сизелми дә үтеп китте. Комсомол оешмасы секретаре, "Белем" җәмгыяте рәисе, стена газетасы редакторы, иптәшләр суды секретаре, агитатор, халык исәбен алучы, авыл Советы депутаты, сайлау комисиясе секретаре була. Урып-җыю һәм чәчү чорында кыр вагонын бизәү, алдынгылар турында "молния" чыгару, күрсәткечләр тактасын тутыру да аңа йөкләнә. Болардан тыш, йорты, ире Александр Константинович, өч баласы турында кайгыртырга кирәк.
- Кайнанам Александра Семеновнадан башка җәмәгать эшләре йөген тарта алмас идем, - дип рәхмәт сүзләре белән искә ала юбиляр.
- Ә менә без, - дип билгеләп үтә кызы Люба, - сайлау кампанияләрен яратмый идек. Димәк, тагын әнине тәүлекләр буена күрмибез.
Озак еллар китапханәдә эшләү, китаплар ярату, туган як тарихын хөрмәтләү Прасковья Ивановнада үзенчәлекле рух күтәренкелеге формалаштыра. Туганы Марина Куликова билгеләп үткәнчә, "Тарихи хәтерсез традицияләр булмый, традицияләрсез мәдәният булмый, мәдәниятсез тәрбия булмый, тәрбиясез әхлак булмый, әхлаксыз шәхес булмый, шәхессез халык булмый" дигән этнопедагогиканың алтын формуласы П.Кривилева өчен яшәеш нигезе була.
Прасковья Ивановна гомере буена Полянка һәм Татар Чаллысының елъязмасын алып бара, авыл язмышы, аның яшәеш рәвеше, крестьян хезмәтенең әһәмияте турында уйлана, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яза. Татар Чаллысы китапханәсендә еш була торган шагыйрь Виктор Колпаков аның хатирәләрендә аерым урын били. П.Кривилева озак еллар аның шигырьләре һәм хикәяләреннән альбом төзи, иҗатын популярлаштыра. Шагыйрь вафат булып, газетада аның шигырь җыентыгын чыгару турында игълан күргәч, беренче булып үз альбомын алып килә.
Ирен, аннан улын югалту аның өчен зур кайгы була. Туганнары һәм якыннарының булышлыгын иҗади эш бу авыр чорны кичерергә, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә.
"Анда күпме көч, зирәклек һәм изгелек", - диләр Прасковья Ивановнаны белгәннәр.
- Китапханәче хезмәте - мактаулы һәм лаеклы, - дип фикер йөртә юбиляр. - Ул кешеләргә саф һава кебек кирәк. Эшемне бик яраттым. Әлегә кадәр китапханәдә булуым төшемә керә, кешеләргә китап бирәм, аларны киштәләргә тезәм имеш..."
Үз эшен ышанычлы кулларга тапшыра ул. Хәзер Татар Чаллысы китапханәсен килене Ольга Васильевна җитәкли, изге традицияләрне саклый һәм дәвам итә.
Озак еллар намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары гаилә архивында кадерләп саклана. Әмма бу көннәрдә Прасковья Ивановнаның төп байлыгы - балалары, җиде оныгы, апалары, туганнары, аларның ихластан яратуы һәм танулары.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары юбилейлар