Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Үлемсез полк»

Бәйрәм маршына 2,5 меңнән артык менделеевлы һәм кунаклар басты.

Колоннаны район башлыгы Валерий Чершинцев һәм ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина җитәкләделәр. «Үлемсез полкта» катнашучылар шәһәр үзәге буенча уздылар – Бурмистров урамы, Геройлар аллеясы буенча һәм ул Мәңгелек ут янында тукталды. Кешеләр горурлык хисләре белән кулларында Ватаныбызның иминлеге өчен көрәшкән туганнарының – әтиләренең, бабаларының, бабаларының бабаларының фотосурәтләрен алып бардылар.

Шәһәрле Леонид Андреев елдан-ел «Үлемсез полкта» сугышчыларның сурәтләре артуын әйтте.

.− Без барыбыз да бу көнне күз яшьләре аша каршылыйбыз, Бөек Җиңү хакына яу кырында каһарманлык күрсәткәннәрне һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алабыз. Әтием Петр Алексеевич белән горурланам, ул рус-япон сугышында катнашты, эшелоннарны озатты. Беренчеләрдән булып сугышка керде, дошман һөҗүмнәренә каршы торды, – дип искә ала ир-ат. – Әни Екатерина Александровна зенитчы була. Ул 1943 елда Мәскәү күген саклый. Икесе дә кече ватаннарына кайталар. Әти 83кә кадәр, ә әни 93 яшькә кадәр яшәделәр.

Гөлнара Павлова гаиләсе тарихы башкаларныкыннан бераз аерыла.

− Әбиемнең энекәше Зарип Вәлиевич Вәлиев самолётны сынаган вакытта һәлак була. Ул очучы-кырып бетерүче була. Иң мөһиме – һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси хатирәләрне саклау, − ди Гөлнара Фридовна.

− Әти Габделхак Вахапович сугыш елларында Ленинградта пулемётчы була. 1943 елда аның туганнар каберлегендә күмелүе турында хәбәре килә. Сугыш бервакытта да кабатланмасын! Барлык геройларга дан, − дип фикерләрен җиткерде күз яшьләрен тыеп Булат Кунафеев.

1 нче мәктәп укытучысы Люция Смирнова хәзерге буынның ветераннар белән горурлануын белдерде.

− Май көннәрендә без бердәмлекне ныграк тоябыз һәм мөһим бурыч – балалар һәм оныкларга Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулануын, ата-бабаларыбызның батырлыгы турында сөйләргә тиешбез. Сугыш минем гаиләмне дә читләтеп узмады. Бабайлар Наил Халитов һәм Григорий Черемисинов сугыш хәрәкәтләрендә катнаштылар һәм әлеге коточкыч вакыйгаларның ахырына кадәр Совет Армиясе сафларында булдылар, − ди Люция Геннадьевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X