Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.

Район активы белән очрашу Туган якны өйрәнү музеенда узды. Когогина пенсионерлар, депутат хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, аларга имин һәм мул тормыш, сәламәтлек, бәхет теләде. Депутат һәркемгә авторлык кружкасы һәм бер коробка кәнфит бүләк итте. Бер чәшке чәй һәм хуш исле беленнәр булган өстәл янына җыелганнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

Пенсионерлар исеменнән А.Когогинаны бәйрәм белән ТР пенсионерлар Союзының җирле бүлеге рәисе Лариса Кривилева котлады.

– Сез – үрнәк алыр өчен өлге булып торасыз. Сезне Менделеевскида күрүе шатлык. Безгә күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Бәйрәм уңаеннан елның төрле фасылларында сезне җылытып торсын дип бәйләнгән яулык бүләк итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев