Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лизуниннарның гаилә подряды

Хәмитовлар-Лизуниннарның химиклар династиясе предприятие юбилеен аеруча дулкынланып каршылый. Тәнзилә Хәмитова әтисе Мансур үрнәгендә химик буласын кечкенәдән белә. Әтисе сугыш ветераны, фронтка чуен кою цехыннан китә. Җиңүдән соң кире химия заводына кайта һәм ремонт-механика цехында кранчы булып эшли. Тәнзилә мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан химия-технология институтында укый, аннан Ижмашка эшкә юллана, 1987...

Хәмитовлар-Лизуниннарның химиклар династиясе предприятие юбилеен аеруча дулкынланып каршылый.
Тәнзилә Хәмитова әтисе Мансур үрнәгендә химик буласын кечкенәдән белә. Әтисе сугыш ветераны, фронтка чуен кою цехыннан китә. Җиңүдән соң кире химия заводына кайта һәм ремонт-механика цехында кранчы булып эшли.
Тәнзилә мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан химия-технология институтында укый, аннан Ижмашка эшкә юллана, 1987 елда Менделеевскига кайта һәм мәйданчыктан тыш су белән тәэмин итү цехына мастер булып урнаша. Тәнзилә Мансуровна ун елдан соң цехны җитәкли. Аның карамагында 42 кешелек тату хатын-кызлар коллективы, төп өлеше предприятиегә 20 елдан артык тугрылыклы булганнардан тора. Булачак ире Евгений Лизунинны да шунда очрата, ул аммиак селитрасы җитештерү цехында аппаратчы. Август аенда гаилә көмеш туен билгеләячәк.
- Предприятие безнең өчен - эш урыны гына түгел, горурлану объекты да. Улыбыз Дмитрий шунда туды, - дип шаярта Тәнзилә ханым. - Аны кечкенәдән шимбә өмәләре, концертлар, коллектив белән үткәрелгән спорт һәм башка чараларга алып йөрдек. Улыбыз Түбән Кама нефтехимия колледжына укырга кергәнче үк безнең һөнәр белән таныш иде. Мин заводка һәрвакыт горурлык белән киләм. Чөнки эшемне беләм һәм яратам, аның җаваплылыгын тоям. Безнең бурыч - кулланучыларны өзлексез су белән тәэмин итү һәм җиһазларны авариясез эшләтү.
Тәнзилә Мансуровна "Казанның 1000 еллыгы", "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгән, 2012 елда иң яхшы цех җитәкчесе итеп танылган. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең кабул итү тантанасында булу онытылмас тәэсирләр калдырган.
Башка коллегалары кебек, ул да гаиләсе белән табигать кочагында ял итәргә, бакчада эшләргә, мунчада чабынырга ярата. Аннан яхшы кәеф белән кабат химия заводы бусагасыннан атлап керергә һәм эшкә керешергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Предприятие Химиклар Азотлылар