Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр өчен көз муллыгы

Шимбә көнне "Юность" мәдәният йорты янындагы мәйданда иртәдән үк авыл җирлекләре хезмәтчәннәре җитештергән продукцияләр белән автомобильләр рәте тезелде. Өлкәннәр көненә оештырылган ярминкәгә "Победа", "Золотая нива", "Абалач" ҖЧҖ җитештерүчеләре, шулай ук И.Хәйриев, И.Антипов, Е.Зырянов, В.Сәгыйтов, Р.Мусин, Г.Харитонов шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Мулдан алып килгән товарларның бәяләре кулай: сыер һәм...

Шимбә көнне "Юность" мәдәният йорты янындагы мәйданда иртәдән үк авыл җирлекләре хезмәтчәннәре җитештергән продукцияләр белән автомобильләр рәте тезелде.
Өлкәннәр көненә оештырылган ярминкәгә "Победа", "Золотая нива", "Абалач" ҖЧҖ җитештерүчеләре, шулай ук И.Хәйриев, И.Антипов, Е.Зырянов, В.Сәгыйтов, Р.Мусин, Г.Харитонов шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Мулдан алып килгән товарларның бәяләре кулай: сыер һәм дуңгыз ите - 230, сарык ите - 280 сум, бөртекле культуралар 6-7, бәрәңге - 12 сум. Можга питомнигы үсентеләре янында да сатып алучылар күп булды. Өлкәннәр өч литрын бер мең сумнан кышка бал запасладылар. Авылдан килгән сөт, эремчек, каймак һәм йомырка сату нокталарында да халык өзелмәде. "Победа" хуҗалыгы пенсионерларга бушлай борчак тәкъдим итте. Ярминкәдә район һәм шәһәр башкарма комитетлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре Равил Хисаметдинов, Рафаэль Сабитов, Рөстәм Галәмов товар сыйфаты, бәяләр белән кызыксындылар, сатып алучылар белән аралаштылар.
Татар Чаллысы, Монай, Песәй, Яңабирде, Тойма, Камай, Монаш, Тихоново авылы сәнгать осталары иң отышлы концерт номерлары белән сөендерделәр. Бу көнне барлыгы 180 мең сумнан артык товар сатылды, 11 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чираттагы ярминкә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярмарка Менделеевск яћалыклары