Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Өлкәннәргә ярдәм йөзеннән

    "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә ярдәм итү бүлеге белгечләре төрле алымнар кулланып эшлиләр. Һава торышы үзгәреп тору аяк астын бозлавыклады, өлкән яшьтәгеләр өчен бу зур кыенлыклар тудыра. Үзәк медиклары Татьяна Тарасова, Әлфия Шаргородская, учётта торучыларның өйләренә йөреп, әңгәмәләр уздыралар: җәрәхәтләнүдән саклану һәм, кирәге чыкса, үзеңә беренче медицина...

    "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә ярдәм итү бүлеге белгечләре төрле алымнар кулланып эшлиләр.
    Һава торышы үзгәреп тору аяк астын бозлавыклады, өлкән яшьтәгеләр өчен бу зур кыенлыклар тудыра. Үзәк медиклары Татьяна Тарасова, Әлфия Шаргородская, учётта торучыларның өйләренә йөреп, әңгәмәләр уздыралар: җәрәхәтләнүдән саклану һәм, кирәге чыкса, үзеңә беренче медицина ярдәме күрсәтү турында сөйлиләр, махсус службаларның телефон номерларын искә төшерәләр. Алар атна дәвамында 131 өлкән һәм инвалид менделеевлы белән очрашырга планлаштыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: