Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Өлкәннәрнең кадерен белик

    Өлкәннәр айлыгы уңаеннан "Юность" РМЙда элек шәһәр һәм район администрациясендә эшләүче өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү булды. Мул табын янына намуслы хезмәтләре белән танылган илледән артык якташыбыз җыелды. Район башлыгы Валерий Чершинцев район үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга рәхмәт белдерде, аларга тән саулыгы, имин тормыш теләде. Котлауларга ветераннар Советы рәисе Любовь...

    Өлкәннәр айлыгы уңаеннан "Юность" РМЙда элек шәһәр һәм район администрациясендә эшләүче өлкән буын вәкилләрен тәбрикләү булды.

    Мул табын янына намуслы хезмәтләре белән танылган илледән артык якташыбыз җыелды.

    Район башлыгы Валерий Чершинцев район үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга рәхмәт белдерде, аларга тән саулыгы, имин тормыш теләде.

    Котлауларга ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, хезмәт ветераннары Тәскирә Галеева, Петр Федоров, Екатерина Филатова кушылдылар.

    Чараны район сәнгать осталары Виктор Никифоров, Айсылу Касыймова, Михаил Харитонов, Инна Килеева бизәде.

    - Абалачта 13 ел авыл Советы рәисе булып эшләдем. Ул елларда авылга газ кертелде, клуб, мәктәп, балалар бакчасы төзелде. Безгә ихтирам-хөрмәт күрсәтүче район җитәкчелегенә, ел саен бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт, - ди Камил ага Нурмөхәммәтов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: