Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк

Бүген Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы каршында Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгели.

Татарстан Президенты Юлламасы республикага кирәкле үсеш темпын бер елга алдан билгеләргә ярдәм итә. Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгате алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикерен әйтте.

«Юллама икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка өлкәләр буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнә, республиканың үсеш юнәлешләре нәкъ менә шуннан чыгып билгеләнә», — диде Фазлыева.

Исегезгә төшерәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында Татарстанның алга таба үсеш курсын билгели, тантананы һәркем онлайн карый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев