Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләйсән Галеева: «Коронавирусны профилактикалау өчен барлык чаралар да кулланыла»

Муниципалитетта эш атнасы коронавирусны профилактикалау буенча киңәшмәдән башланды.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева район службалары күз алдыннан кичеререргә тиешле мәсьәләләрне тагын бер мәртәбә билгеләде. Коммуналчылар күпфатирлы йортларның ишекләрен, подъездларны санитария таләпләренә туры китереп дезинфекцияләчәкләр. Стратегик мөһим объектларда контроль көчәйтелә. Куркынычсызлык атнасы кысаларында Геройлар аллеясында бар халык ишетерлек итеп изоляция режимын үтәргә кирәклеге турында сүзкөчәйткеч аша өндәмәләр яңгыраячак.

– Әлеге чаралар район территориясендә куркынычлык булдырмау өчен эшләнә, – дип билгеләде Ләйсән Камилевна. – Халык шуны аңласын иде: куркынычсызлык атнасы – бер сәбәпсез урамда йөрер өчен булдырылмаган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев