Людмила Тунгускова күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Гомеренең яртысыннан күбрәген балалар тәрбияләүгә багышлаган педагогик эшчәнлек ветераны Людмила Тунгускова күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. - Людмила Сергеевнаның юбилее искиткеч педагог, кешеләргә битараф булмаган һәм изге күңелле ханым, укытучылыкның ветераннар советы рәисе турында сөйләргә яхшы сәбәп, - дип язалар коллегалары, дуслары, элеккеге шәкертләре. Без аларның үтенечен бик...
Гомеренең яртысыннан күбрәген балалар тәрбияләүгә багышлаган педагогик эшчәнлек ветераны Людмила Тунгускова күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
- Людмила Сергеевнаның юбилее искиткеч педагог, кешеләргә битараф булмаган һәм изге күңелле ханым, укытучылыкның ветераннар советы рәисе турында сөйләргә яхшы сәбәп, - дип язалар коллегалары, дуслары, элеккеге шәкертләре. Без аларның үтенечен бик рәхәтләнеп үтибез, чөнки Л.Тунгускова озак еллар дәвамында безнең газетабызны укучы да.
Людмила Сергеевна чирек гасырдан артык гомерен мәктәпкәчә мәгарифкә багышлаган, йөзләгән балаларны мәктәпкә әзерләп чыгарган. Люда кечкенәдән үк балаларны җыеп, мәктәпле уйный. Мәктәп елларында сыйныф җитәкчесенең уң кулы була. Мәктәптән соң институтка керә алмый, СМУ-39 оешмасына бухгалтер булып урнаша. Әмма педагог булу теләге көчәя генә. 1965 елның апрелендә ул мәктәпкә пионер әйдәманы булып күчә, шул ук вакытта Казан университетының читтән торып уку бүлегендә белем ала, соңрак Сарапулда мәктәпкәчә училище тәмамлый. 1 нче балалар бакчасында тәрбияче вазифасында педагогикага авыр, ләкин кызыклы юлы башлана. Ә ике елдан ул инде мөдир буларак бакча тормышында кайный башлый.
Людмила Сергеевна иҗади коллективта энтузиастлар, фикердәшләр туплауга ирешә, аңа кадәр эшләгән коллегалары тәҗрибәсен һәм традицияләрне дәвам итә. "Алёнушка" балалар бакчасы әти-әниләр арасында популярлык, абруй казана, алар сабыйларын коллективка ышанып тапшыра. Даими камилләшеп, тәҗрибәне бөртекләп җыйнап, педагоглар мәктәпкәчә яшьтәгеләрне тәрбияләү моделен төзи. Балалар ачык, ягымлы, мөлаем булып һәм үзләрен яратуны тоеп үсәләр.
Эш белән мавыккан булуына карамастан, юбилярның тормышында иң мөһиме - гаилә, андагы хатын-кыз бәхете. Людмила Сергеевна биш оныгы һәм оныкчыгы Кирилл белән аралашудан тәм таба. Кызы Елена, улы Олег әниләрен игътибардан читтә калдырмыйлар. Тынгысыз, битараф булмаган, хуҗалыкчыл ханым мавыгуларга да көч һәм вакыт таба, ул бәйли, тегә, укый, чәчәкләр үстерә. Юбилярны белгән кешеләр аның тормышны яратучан, ихлас күңелле, бетмәс-төкәнмәс оптимизмы, һәр мизгелгә куанып яшәвенә сокланалар. Актив һәм сәламәт яшәү рәвеше аңа үз яшенә караганда яшьрәк күренергә ярдәм итә. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә, юбиляр!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!5000
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11800
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13400
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10900
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!10000
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10400
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.12000
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13600
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.11900
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.7300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика