Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максат – эшне сыйфатлы башкару

Торак фондка капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру берничә ел рәттән дәвам итә. Бу мәсьәлә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Приваловның даими контролендә. Шәһәрдәге күпкатлы торак йортларда капиталь ремонт иртә яздан башланды. Менделеевлылар эшләрдән канәгатьме һәм алар ни дәрәҗәдә оештырылган? Безнең иҗат төркеме капиталь ремонт барган йортта булды. Бүгенге көндә Фомин урамының...

Торак фондка капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру берничә ел рәттән дәвам итә.
Бу мәсьәлә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Приваловның даими контролендә. Шәһәрдәге күпкатлы торак йортларда капиталь ремонт иртә яздан башланды. Менделеевлылар эшләрдән канәгатьме һәм алар ни дәрәҗәдә оештырылган? Безнең иҗат төркеме капиталь ремонт барган йортта булды.
Бүгенге көндә Фомин урамының 11 подъездлы 174 фатирлы торак йортында тулы куәткә эшләр бара. Бу максатка 17 млн. сумнан артык средстволар үзләштерү каралган.
"Карпов ис. химия заводы" ААҖнең ремонт-төзелеш идарәсе агымдагы елның февраль аенда йортның подвалында кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү системаларын, электр чыбыкларын алыштырды. Ремонт-төзелеш һәм монтажлау эшләре цехы начальнигы Сергей Хлопов белдерүенчә, капиталь ремонтны төгәлләү җәй ахырына планлаштырыла.
- Ремонтка монтажчылар, электриклар, штукатур-буяучылар - барлыгы 30дан артык кеше җәлеп ителгән. дүрт подъездда кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылылык системалары һәм канализация челтәре сыйфатлы итеп яңартылды, сөлгекиптергечләр яңаларына алыштырылды. Подъездлардагы ике катлы ишекләрнең эчке каты алыштырылды, түбә кыеклары зәвык белән тышланды, тамбурлар яңартылды. Табигый сулар агу өчен торбалар, подъездларда заманча пластик тәрәзәләр урнаштырылды. Электриклар подъездларда электр чыбыкларын алыштырды, щитлар куясы гына калды, - ди участок начальнигы Әлфия Шәңгәрәева.
Тиздән түбәдә эш башланачак. Штукатур-буяучылар агарту һәм бизәү эшләре белән мәшгуль.
Йортта яшәүчеләр капиталь ремонт барышы белән канәгать.
- Бригада фатирымда берничә көндә канализация торбаларын, кайнар һәм салкын суүткәргечләрне яңартты, чуен җылылык торбалары урнаштырды. Барлык эшчеләргә дә рәхмәт белдерәсем килә, - ди Валентин Тарасов.
Ремонтчылардан эшләрен тиз, сыйфатлы һәм җаваплылык тоеп үтәү таләп ителсә, фатир хуҗаларыннан сабырлык һәм түземлек сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары капремонт2012