Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур исем – язмыш бүләге

ЗАГС бүлегендә көзнең икенче аена йомгак ясадылар. Начальник Фаина Козырева билгеләп киткәнчә, октябрьдә 33 сабый туган (2014 елда - 26), шуларның унысы гына малай. Ата-аналар нәниләренә Алиса, Амалия, Агнесса, Алан һәм башка исемнәр сайлаганнар. Шулай ук Никита, Егор, Константин исемнәре популяр кала, сирәк очраучы исемнәр арасыннан Роберт, Василиса, Марьяннага өстенлек...

ЗАГС бүлегендә көзнең икенче аена йомгак ясадылар.

Начальник Фаина Козырева билгеләп киткәнчә, октябрьдә 33 сабый туган (2014 елда - 26), шуларның унысы гына малай. Ата-аналар нәниләренә Алиса, Амалия, Агнесса, Алан һәм башка исемнәр сайлаганнар. Шулай ук Никита, Егор, Константин исемнәре популяр кала, сирәк очраучы исемнәр арасыннан Роберт, Василиса, Марьяннага өстенлек бирүче гаиләләр бар.
Узган ел белән чагыштырганда никахлашу һәм аерылышулар саны ике тапкырга диярлек кимегән: быел - 16 һәм 6, 2014 елда - 29 һәм 15. Иң өлкән парга 40 һәм 42 яшь. Үлү турында 34 таныклык бирелгән (2014 елда - 26).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары ЗАГС бњлеге