Матурлык бар кешене шатландырсын
Журналистлар төркеме шәһәр территориясенең иң төзекләндерелгән урыннарын барлау өчен рейдка чыкты. Иң элек Күпфункцияле үзәк янына юнәлдек. Клумбалардагы чәчәкләрнең күптөрлелеге күзләрне иркәли. Нотариаль контора алдында да чәчәк түтәлләре ясалган. Анда без хәтта бер куак крыжовник та күрдек. 4 нче мәктәп һәм 6 нчы балалар бакчасы янында коммуналь хезмәт өлкәсендә эшләүчеләр...
Журналистлар төркеме шәһәр территориясенең иң төзекләндерелгән урыннарын барлау өчен рейдка чыкты.
Иң элек Күпфункцияле үзәк янына юнәлдек. Клумбалардагы чәчәкләрнең күптөрлелеге күзләрне иркәли. Нотариаль контора алдында да чәчәк түтәлләре ясалган. Анда без хәтта бер куак крыжовник та күрдек. 4 нче мәктәп һәм 6 нчы балалар бакчасы янында коммуналь хезмәт өлкәсендә эшләүчеләр карт агачларны кисәләр.
4 нче мәктәп территориясендә укучылар һәм укытучылар эшли: җирне йомшарталар, чәчәкләрнең әйләнә-тирәсен казыйлар.
- Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән берлектә мәктәп территориясенә беркетелгән. Балалар чиратлашып унар көн эшлиләр. Август азагы-сентябрь башында эшнең нәтиҗәсе күренә. Бу матурлык укучы һәм укытучыларны гына түгел, барлык узып баручыларны да шатландырсын иде. Мәктәп кенә түгел, аның әйләнә-тирә территориясе дә матур булсын дип телибез, - ди 11 нче сыйныф җитәкчесе Ирина Смолькова.
- Әгәр һәр оешма үз территориясенә чәчәк утыртса, шәһәребез гөлбакча булыр иде, - ди "Нурлы" клиникасы баш табибы Фәрваз Галиев.
Монда асфальт салынган, чәчәкләр үсә, куаклар "тере" киртә булып тора.
"Чәчәк хуҗалыгы" программасы буенча шәһәрнең берничә предприятие һәм оешмасы эшкә кереште. Алар арасында "Химик" спорт комплексы, "Айсберг" боз сарае, "Нептун" бассейны, сәүдә нокталары, "Юность" район мәдәният йорты, Пенсия фонды да бар. 1 нче мәктәп территориясе ел саен шәһәрлеләрдә соклану тудыра.
БИҮ янында узып баручыларны педагоглар һәм шәкертләр кулы белән ясалган тәвә кошы каршылый. Анда шулай ук аккошлар һәм бака яши торган буа бар. Ерактан карасаң, алар тере кебек.
Күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә бу эштән читтә калмыйлар. Мәктәп тыкрыгының 1 нче, Трудовая урамының 9 нчы, Чоловский урамының 8а, Профсоюзная урамының 4 нче, Тукай урамының 4 нче һ.б. йортлар янындагы чәчәк түтәлләре кырыннан үтүе күңелле.
- Тәрәзә каршында гөлләр чәчәк атканда, җанга рәхәтлек иңә, - диләр ул йортларда яшәүчеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 11:25Күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр: тихонлылыр авыл көнен билгеләделәр һәм Тихон Амафутинскины искә алдылар Традицион бәйрәм сигезенче тапкыр Тихон көне − 29нчы июньдә билгеләнде.7500
-
29 июнь 2022 - 16:14Басу-кырлар дәшә: Радмир Беляев авыл хуҗалыгы оешмаларын урауны дәвам итә Радмир Илдарович җирлекләрнең җитәкчеләре белән малларга кышка азык әзерләү, проблемалы мәсьәләләр һәм хуҗалыкларны үстерү планнары турында фикер алышты.8500
-
29 июнь 2022 - 15:25ВИЧны булдырмый калырга мөмкин Моның өчен кичектермәстән махсус учреждениегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.8300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.4400
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
23 июнь 2022 - 16:57Тукай районы Казаклар авылында янгын 4 хуҗалыкны юк иткән Бәхеткә каршы кешеләр арасында корбаннар юк.12000
-
23 июнь 2022 - 16:10Популяр «Китап» радиосы автотур белән Менделеевски районына киләчәк «Китап» радиосы Татарстан республикасының шәһәрләре һәм районнары буйлап җәйге сәяхәткә чыга.9800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш уздыМәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
23 июнь 2022 - 09:40Менделеевск Бөтенроссия "Хәтер уты" акциясенә кушылдыМәңгелек ут янындагы мемориалда Бөек Ватан сугышының афәтле 1941-1945 еллары истәлегенә "Хәтерлибез"(Помним) язуы кабызылды.10400
-
27 июнь 2022 - 10:02Менделеевлылар Удмуртия Сабантуенда можгалыларга «Чәк-чәк» биюе һәм түбәтәйләр бүләк иттеләр Менделеевлылар Можгада узган республика Сабантуенда гаҗәеп концерт белән чыгыш ясадылар12800
-
27 июнь 2022 - 11:32Вальс, салют һәм изге теләкләр: Менделеевскида чыгарылыш узды Мәктәп белән район буенча 100 укучы саубуллашты11800
-
27 июнь 2022 - 10:24Әгерҗе егете Россия җыелма командасына кертелгән Спортчы чаңгы спорты белән шөгыльләнә, ил күләмендәге ярышларда катнаша.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика