Май ае игезәкләр бүләк итте
ЗАГС бүлегендә язның соңгы аендагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Гражданлык хәлен теркәү бүлеге начальнигы Фаина Козырева билгеләп үткәнчә, май аенда туучылар саны үлүчеләрдән күпкә артык - 47 бала туган, 31 кеше вафат булган (2013 елда чагыштырмача 25 һәм 31). Туучылар арасында - 26 малай һәм 21 кыз. 4 парның никахы теркәлгән...
ЗАГС бүлегендә язның соңгы аендагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
Гражданлык хәлен теркәү бүлеге начальнигы Фаина Козырева билгеләп үткәнчә, май аенда туучылар саны үлүчеләрдән күпкә артык - 47 бала туган, 31 кеше вафат булган (2013 елда чагыштырмача 25 һәм 31). Туучылар арасында - 26 малай һәм 21 кыз. 4 парның никахы теркәлгән (2013 елда - 7), 12 пар аерылышкан (2013 елда - 10).
Май ае Флора һәм Рамил Салаватуллиннар гаиләсенә игезәк бала бүләк итә, малайларга Алмаз һәм Нияз дип исем кушалар. Иң популяр исемнәр - Азалия, Есения, Глеб, Раниль, Аяз, Ульяна, Даниил, Айзилә, Лера һәм Валерия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев