Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчет – дини, иҗтимагый һәм мәдәни үзәк

Күптән түгел Менделеевскиның "Таң" мәчете имам-хатыйбы итеп Ирек хәзрәт Нуриев билгеләнде. Ул безнең хәбәрчебез Фәймә Вахриеваның сорауларына җавап бирде. - Ирек хәзрәт, сез дин юлына ничек бастыгыз? - Аллаһ юлына акрынлап килдем. Мамадышта дөньяви гаиләдә үстем. Динне кыскан заманнарда аның кануннарын ак әбиләр, бабаларыбыз саклап калды. Дәү әнием Нурзия -...

Күптән түгел Менделеевскиның "Таң" мәчете имам-хатыйбы итеп Ирек хәзрәт Нуриев билгеләнде. Ул безнең хәбәрчебез Фәймә Вахриеваның сорауларына җавап бирде.
- Ирек хәзрәт, сез дин юлына ничек бастыгыз?
- Аллаһ юлына акрынлап килдем. Мамадышта дөньяви гаиләдә үстем. Динне кыскан заманнарда аның кануннарын ак әбиләр, бабаларыбыз саклап калды. Дәү әнием Нурзия - шундыйларның берсе. Аның намаз укуын күзәтү, Коръән китабын кадерләп саклавы һәм үзенчәлекле язылышлы гарәп хәрефләрен танырга теләү минем өчен серле мәчет тормышын ачуга беренче этәргеч булды. Дөрес, ныклы кыйбламны билгеләгәнче шактый вакыт узды. Тәүге тапкыр иман йортында үземне дөрес тотмавым өчен имамнан шелтә дә алдым. Шәригать дәресләрен Мамадыш мәчетендә, соңрак тирәнтен белемне Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә алдым. Рәсәй Ислам институты ата-баба динен, иманны өйрәтүдә югары баскыч булды. Тик гыйлем эстәү гомер буена дәвам итәргә тиеш. "Бишектән алып ләхеткә хәтле гыйлем ал", дигән галимнәр. Изге белем чыганагы - Аллаһы Тәгалә иңдергән Коръән-Кәрим. Әле хәзер дә Рәсәй Ислам институтының теология факультетында магистратурада укыйм. Киләсе елга фәнни эшемне яклап диплом алырга җыенам.
- Бу чорда икеләнүләр, шөбһәләнүләр булдымы?
- Ничек кенә әле. Кеше заты ялгыша-ялгыша хакыйкатькә ирешә. Бер вакыйганы әле дә оялып искә алам. Шәкертдәшем белән чыккан конфликтны йодрык белән чишәргә теләдем. Менә шунда остазларым миңа "ак" белән "кара"ның аермасын мәңгегә истә калырлык итеп аңлаттылар. Мөселман кануннарына нигезләнеп яшәгән остазымның гаилә тормышын күзәтү күземдәге пәрдәне тагын да ачты. Мине ислам сүтте һәм яңа кеше итеп җыйды.
- Хәзрәт буларак нинди гамәлләрне тормышка ашырырга ниятлисез?
- Иң беренче бурыч - мөселманнар арасындагы бердәмлекне ныгыту. Фикерләр төрле булырга мөмкин, әмма без килешергә өйрәнергә тиешбез. Әлбәттә, явызлык кылырга өндәүчеләр белән беркайчан да уртак тел тапмаячакбыз. Кешеләргә исламның бары тик изге гамәлләр кылырга чакыруын аңлату да төп бурычларның берсе.
Авыл мәчетләре белән танышу күпләрендә муллалар юклыгын ачыклады. Бу проблема хәл итүне сорый. Бәзәкәдә, Тоймада Мәүлид җыеннары узды. Сала ислам динен югалтмаган, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаган. мәчете гөрләп эшләп торганда, авыл да яшәр. Күптән түгел Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров мәхәлләбездә булып, җомга намазы укыды, колония гыйбадәтханәсендә вәгазь ишеттерде. Киләчәктә дә югары дәрәҗә хәзрәтләрне, Рамазан аенда Истамбулдан Коръәнхафизны (Коръәнне яттан белүче) чакырырга ниятлибез.
- Уй-фикерләрегезне тормышка ашыруда кемнәргә таянасыз?
- Инша аллаһ, яшьләребез, өлкәннәребез белән бергә эш итәбез. Бабайларда хикмәт бар. Миңа, яңа гына эшли башлаган яшь кешегә, авыр булыр иде, аларның киңәшләре төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Аксакаллар белән бергә приютта тәрбияләнүче балаларга әхлак дәресләре оештырдык. Ата-аналары белән дә элемтәгә керәчәкбез.
Социаль үзәктә ял итүче өлкәннәр белән аралашабыз, вәгазь җиткерәбез. Ислам динен өйрәтү буенча укулар дәвам итә. Ир-атлар өчен чәршәмбе, җомга көннәрендә - 18-20, 14-17 сәгатьләрдә, хатын-кызлар өчен якшәмбе көнне 9-15 сәгатьтә дәресләр оештырыла. Иганәчеләр һәм мәчеткә йөрүчеләр көче белән уку бүлмәсен ремонтлый башладык. Дин кирәк-яраклары өчен кечкенә кибет тә ачарга уйлыйбыз.
- Мәчет бинасы да ремонт сорый.
- Бу мәсьәлә буенча район башлыгы Игорь Привалов белән сөйләштек, ул ярдәм кулы сузарга ышандырды. Изге гамәлдә иганәчеләр дә булышлык күрсәтсә, җиңеп чыгарбыз.
- Менделеевлыларга нинди теләктә каласыз?
- Мөселман кеше өчен иң бөек хәзинә - аның дине. Мәчет - кешенең дин кардәшләре белән очрашу, фикерләшү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу урыны. Бер изге эш икенче саваплы гамәлгә юл ача. Изгелекләребез күбрәк, иманнарыбыз куәтле, көннәребез тыныч булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Таћ” мђчете