Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчет манаралары балкыячак

Рамазан аеннан соң шәһәрнең "Таң" мәчете түбәсен капиталь ремонтлау эшләре бара. Район җитәкчелеге һәм Карпов исемендәге химия заводының генераль директоры Дамир Шәмсин йогынтысы, аларның шәхси ярдәмнәре белән завод эшчеләре иман йорты манараларын яңарталар. Бу уңайдан предприятиедән тиешле техника бирелә. Эшчеләр Василий Сабиров һәм Геннадий Смирнов тутыкмый торган калайдан мәчет гөмбәзен...

Рамазан аеннан соң шәһәрнең "Таң" мәчете түбәсен капиталь ремонтлау эшләре бара. Район җитәкчелеге һәм Карпов исемендәге химия заводының генераль директоры Дамир Шәмсин йогынтысы, аларның шәхси ярдәмнәре белән завод эшчеләре иман йорты манараларын яңарталар. Бу уңайдан предприятиедән тиешле техника бирелә.

Эшчеләр Василий Сабиров һәм Геннадий Смирнов тутыкмый торган калайдан мәчет гөмбәзен алыштыру эшләре белән мәшгуль. Мастер Владислав Краснов ярдәме белән манараларны түбәгә күтәргәннәр.

- Бүгенге көндә манараларның дүртесе әзер, зур гөмбәзе әле ремонтлана. Биек манара тәрәзәләрен үз көчебез белән пластикка алыштырырга исәп. Иң мөһиме: түбә эшләрен сентябрь ахырына төгәлләү. Аннан соң гыйбәдәт кылу бүлмәсенең эчке ягын яңарту күздә тотыла. Анда җылылык торбаларын һәм электр чыбыкларын алыштыру, стеналарын штукатурлау бурычы тора ,- дип белдерде районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев. - Район мәчетләрен "Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә булышлык күрсәтү" дигән махсус Мәскәү фондына кертү мөмкинлеге булдырылды, шуның хисабына иман йортына дәресләр үткәрү өчен проектор алдык.

Иман йортына йөрүче, ислам кануннары белән яшәүче шәһәрдәшебез, сугыш һәм хезмәт ветераны Билал ага Вәлиев барлык мөэмин-мөселманнар исеменнән район җитәкчелегенә ремонт эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Мђчет