Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

МЧС кисәтә

Кар эреп яз җитү белән, узган елдан калган яфракларны һәм җыелган чүп-чарны яндырган вакытта, янгын булу куркынычы сизелерлек арта.

Коры үләннән калган янган урын һәм чүп-чар яндыруның куркынычы шунда, ут бик тиз таралырга һәм төзелеш корылмаларына күчәргә мөмкин. Язгы урман һәм кыр янгыннары зур матди зыян китерә, экологиягә җитди зыян сала, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Үсемлекләр, агачлар, хайваннар һәлак була, кош оялары янып көлгә әверелә. Янган вакытта күп матдәләр начар ис һәм агу бүлеп чыгаралар һәм кешенең иммун системасына зыян китерәләр.

2019 елның апреленнән май аена кадәр Татарстан республикасы территориясендә 1775 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Уттан күрелгән матди зыян 20 миллион сумнан артык тәшкил итә. Янгыннарда 26 кеше гүр иясе була, 59 кеше җәрәхәтләнә, 281 төзелеш, 35 данә техника юкка чыга, 10 баш мөгезле эре терлек һәлак була. 1198 янгын яисә гомум саннан 78% “кызыл ут” чыгу контрольсез кипкән үлән һәм чүп-чар янудан чыккан. 10 очракта 8 муниципаль районда коры үлән янудан ут төзелеш корылмаларына күчкән.

Ел саен янгын куркынычы булган чорда районның башкарма комитеты карары гамәлгә ашырыла. Әлеге карар нигезендә учак, коры үлән һәм җыелган чүп-чарны ягу тыела, урманда, елга буенда, ял итү урыннарында, дачаларда һәм йорт яны участокларында ут белән бәйле эшләр башкару тыела. Карарны үтәмәүчеләргә штраф санкцияләре каралган. Ләкин һәр көнне коткаручылар кипкән үлән яндыручылар янына ашыгалар.

Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе искә төшерә: коры үләннәрне яндыру, табигатьтә янгыннарны кисәтү, чүп-чарны тиешсез урында яндыручылар, шулай ук янгыннарны булдырмау һәм аларны үзвакытында күрү һәм тиешле чаралар күрү буенча профилактик рейдлар оештырыла. Санкциясез коры үлән һәм чүплекләрне яндыручыларга закон буенча административ йогынты күрсәтү чаралары каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев