Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

МЧС Менделеевскидагы дача участокларын су басу турында хәбәр итте

Каенлык янындагы бакча ширкәте су басу зонасында калды.

Бирегә редакциянең видеога төшерү төркеме дә килде. Карның интенсив эрүе, туктаусыз яуган яңгырлар һәм Тойма елгасының ярларыннан чыгуы нәтиҗәсендә җир участокларын су басты.

МСЧ су ташуны туктату буенча чаралар күрә һәм халыкның куркынычсызлыгы турында кайгырта.

Кар сулары фонында, Каенлыклар территориясендә шешәләр, пакетлар һәм башка көнкүреш калдыклары күренә.

— Биредә бакчалар күп. Хуҗалар үзләре дә чүп-чар калдыралар. Бу матур күренеш түгел, билгеле. Бирегә килүчеләр табигать матурлыгын бәяләп үзләре артыннан чүп оясы калдырмасыннар иде, — диделәр Мария һәм Владимир Михеевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев