Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәдәният сараена яңа сулыш

Татарстанда президент программасы буенча мәдәният объектларын ремонтлау һәм төзү бара. Безнең районга визиты вакытында Рөстәм Миңнеханов С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның кичекмәстән ремонтка мохтаҗлыгына инанды һәм капиталь ремонтка средстволар бүлеп бирүгә ярдәм күрсәтте. 25 ел эшләү дәверендә сарайга бер тапкыр да капиталь ремонт булмады, агымдагысы бөтен проблемаларны да хәл итә алмый....

Татарстанда президент программасы буенча мәдәният объектларын ремонтлау һәм төзү бара. Безнең районга визиты вакытында Рөстәм Миңнеханов С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның кичекмәстән ремонтка мохтаҗлыгына инанды һәм капиталь ремонтка средстволар бүлеп бирүгә ярдәм күрсәтте.

25 ел эшләү дәверендә сарайга бер тапкыр да капиталь ремонт булмады, агымдагысы бөтен проблемаларны да хәл итә алмый.

- Башта капремонтка 50 миллион сум үзләштерү планлаштырылган иде, ләкин район җитәкчесе Игорь Привалов тагын бер тапкыр Президентта булды һәм, төзелеш материалларының кыйммәт, бинаның тузганлыгы югары булу сәбәпле, өстәмә финанслау сорады. Нәтиҗәдә тагын 40 миллион сум бирелде, - ди мәдәният сарае директоры Лилия Галиева.
Эшләрнең заказчысы - ТР Баш инвестиция төзелеш идарәсе. Подряд оешмасы - безнең химзавод, субподрядчы - Казаннан һәм Яр Чаллыдан махсуслаштырылган фирмалар һәм бригадалар.
Ремонт эскиз нигезендә бара. Фасад заманча материал белән тышланачак, аның бер метры дүрт мең сумга якын тора. Бинаның мәйданы 5235 квадрат метр икәнен исәпкә алсак, эшләрнең бу өлеше 20 миллион сумга төшәчәк. Тәрәзәләр алыштырылачак. Баскыч ягыннан төп керү урыныннан сулда тагын бер авария чыгу юлы булачак. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча бу кирәкле шартларның берсе.
Хореографлар соравы буенча кече зал репетицияләр залы итеп үзгәртеп корылачак. "Шаян" һәм "Кристалл" төркемнәрендә 300 дән артык бала бии, шуңа күрә зур булмаган бүлмәдә шөгыльләр үткәрергә кыен. Душ бүлмәләре торгызылачак, кайнар су тоташтырылачак.
Көн саен объектта 50гә якын кеше хезмәт куя. Хәзер алар түбәне салдырдылар, ягулык системасын демонтажладылар.
- Эшчеләр түбәдә төннәрен хезмәт куйдылар, чөнки кояшта битум йомшара һәм аны алуы авырлаша, - ди Лилия Федоровна.
- Батареялар иске, тузган. Тагын күпме хезмәт итәрләр иде - билгесез, - ди эшче Ринат Мөхәммәдиев.
Беренче чиратта зур зал ремонтланачак. Хәзер биредә креслолардан пәрдәләргә кадәр бөтен нәрсә дә алынган. Җиһазларга 12 миллион сумга якын үзләштереләчәк: болар - берсенең бәясе дүрт мең сумнан артык булган яңа креслолар, ут һәм музыка җиһазлары.
- Искегә яңа тормыш бирәбез, - дип билгели Л.Галиева. - Креслоларны һәм җиһазларны авыл клубларына тапшырдык, яхшы такталарны эштә кулланабыз, искеләрен утильләштерәбез, битумны кабат эшкәртүгә җибәрәбез.
Иң мөһиме - киләчәктә менделеевлылар шәһәребезнең мәдәни объектына сакчыл карашта булсыннар - ремонт нәтиҗәләрен озак елларга саклар өчен фасадны язулар белән бозмасыннар, креслоларны ватмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Мђдђният сараена яћа сулыш

2
X