Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медицина сыйфаты яклы

Ветераннар активы үзәк район больницасында булды. Түгәрәк өстәл артында әңгәмәдә сүз медицина хезмәте сыйфаты, ташламалы дарулар белән тәэмин итү турында барды. Ветераннар советында бу мәсьәләләр буенча комитетны Пётр Фёдоров җитәкли. Ул теманы алдан өйрәнде, өлкәннәр арасында сораштыру үткәрде һәм шәһәр даруханәләре хезмәткәрләре белән сөйләште. Ташламалы медикаментлар файдасына сайлау ясаргамы әллә...

Ветераннар активы үзәк район больницасында булды.
Түгәрәк өстәл артында әңгәмәдә сүз медицина хезмәте сыйфаты, ташламалы дарулар белән тәэмин итү турында барды. Ветераннар советында бу мәсьәләләр буенча комитетны Пётр Фёдоров җитәкли. Ул теманы алдан өйрәнде, өлкәннәр арасында сораштыру үткәрде һәм шәһәр даруханәләре хезмәткәрләре белән сөйләште.
Ташламалы медикаментлар файдасына сайлау ясаргамы әллә соцпакеттан баш тартыргамы? Сорау күпләрне борчый. Баш табиб Мөслим Гилёв хәлне конкрет мисалларда аңлатты. Сөйләшү барышында карарлар кабул ителде: больница сайтында ташламалы дарулар исемлеге урнаштырылачак, җирле матбугатта материаллар бастырылачак.
Сугышчы-интернационалистлар союзы рәисе Сергей Поспелов, инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Рөстәм Миңнегәрәев үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерделәр. Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина больница җитәкчелегенә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Ветераннар ремонттан соң яңартылган больница бинасын карадылар. Беренче катта эшләр тәмам, бишенчедә дәвам итә. Яңа варианттагы стационарны ачу 2014 елның апреленә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары актуаль

2
X