Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медицина учреждениесенә ничек беркетелергә

Күптән түгел Менделеевскига күчеп килдем. Җирле больницага беркетелүне ничек алырга? Н.Хуранов Газета укучыбыз соравына Менделеевск үзәк больницасы белгече Л.Мәрдәнова җавап бирә. Үзәк больницага беркетелмәгән район халкы (Менделеевскида теркәлгәне дә, анда яшәүче, ләкин теркәлмәгәннәр дә) беркетелү һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай медицина ярдәме алу өчен поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиеш....

Күптән түгел Менделеевскига күчеп килдем. Җирле больницага беркетелүне ничек алырга?
Н.Хурано
в
Газета укучыбыз соравына Менделеевск үзәк больницасы белгече Л.Мәрдәнова җавап бирә.
Үзәк больницага беркетелмәгән район халкы (Менделеевскида теркәлгәне дә, анда яшәүче, ләкин теркәлмәгәннәр дә) беркетелү һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай медицина ярдәме алу өчен поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр кеше медицина учреждениесенә беркетелмәгән икән, ул экстрен очракта гына бушлай ярдәм алуга хокуклы.
Укучыга регистратурага мөрәҗәгать итеп, мәҗбүри медицина иминияте полисы, паспорт, СНИЛС тәкъдим итәргә, анкета тутырырга кирәк.
Барлык процедура (анкета тутыруны исәпкә алып) 10-15 минут вакытны ала. Аннан сезнең гаризагыз бердәм республика мәгълүматлар базасында теркәлә һәм, тәкъдим ителгән мәгълүмат тикшерелгәннән соң, сезгә медицина хезмәте күрсәтүгә исәпкә кую турында телдән яки язмача хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары больница

2
X