Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Медицинага багышланган гомер

Кеше сәламәтлеген кайгыртуга дүрт дистә елдан артык гомерен багышлаган Илдар Низаметдинович Йосыпов медицинага урау юллар аша килә. Ерак Урта Азия кояшы астында балачагы, үсмер чоры узган Илдар җирле халыкка хас гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләнә. Болар - мохтаҗга, көчсезгә ярдәм кулы сузу, олыны хөрмәт итү кебек сыйфатлар. Табигате белән йомшак, киң күңелле,...

Кеше сәламәтлеген кайгыртуга дүрт дистә елдан артык гомерен багышлаган Илдар Низаметдинович Йосыпов медицинага урау юллар аша килә.



Ерак Урта Азия кояшы астында балачагы, үсмер чоры узган Илдар җирле халыкка хас гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләнә. Болар - мохтаҗга, көчсезгә ярдәм кулы сузу, олыны хөрмәт итү кебек сыйфатлар. Табигате белән йомшак, киң күңелле, кешелекле Илдар тормышын авыруларның газабын җиңеләйтүгә багышларга ниятли.
Тик язмыш елгасы көтелмәгән юл ала. Җиде сыйныф белемле егет алдына гаиләгә булышу бурычы куела. Ул һөнәр училищесында кыска курслар узып, мамык чистарту предприятиесенә слесарь булып урнаша. Кичен эшче яшьләр мәктәбенә йөреп, урта белем аттестаты ала. Бар кыенлыкларны үтәргә аңа, әлбәттә, матур хыялы көч бирә. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Илдар да имтиханнарга әзерләнүгә җитди карый. Зур ихтыяр көченә ия егет 1958 елда теләгенә ирешә, ул - Казан дәүләт медицина институты студенты. Тырыш Илдар укуда өлгерлек, җәмәгать тормышында активлык күрсәтә.
Шул чорда булачак тормыш иптәшен очратып, гаилә коралар. Аңа белем дә алырга, гаилә башы буларак тормыш йөген дә тартырга туры килә. Тыныч, тату гаиләдә ике малай үсә.
1968 елда яшь белгеч Азнакай районы үзәк хастаханәсенә табиб-терапевт булып урнаша. Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык. Тирән белемле, итәгатьле, оештыру сәләтенә ия медик бер елдан соң рентген кабинеты мөдире була, соңрак баш табиб вазифасын ышанып тапшыралар.
Илдар Низаметдинович 1973 елдан Менделеевск үзәк хастаханәсендә рентген кабинеты табибы. Яңа коллективта да үзен оста оештыручы, белемен, тәҗрибәсен һәрдаим камилләштерүче белгеч буларак таныта. И.Йосыпов 2001 елдан табиб консультациясе комиссиясе буенча учреждение җитәкчесе урынбасары.
Медицина өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган хезмәткәр яшьләргә остаз буларак та үзен күрсәтә. Ул хезмәттәшләре һәм пациентлары күңелендә уңай тәэсир генә калдыра.
Күптән түгел лаеклы ялга чыккан И.Йосыпов актив тормыш позициясендә тора һәм киләчәктә дә үзгәрешләрдән артта калмыйча, заман белән бергә атларга исәп тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Синећ кешелђрећ