Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Медицинаның чикләре юк

    "Аммоний" комплексы төзелешенә җәлеп ителгән "Sojitz Corporation" япон компаниясе вәкилләре Менделеевск район больницасында булды. Чит ил делегациясе составына доктор Кайто һәм аны озатып йөрүче медицина һәм коммерция службалары хезмәткәрләре керде. Кунаклар медицина хезмәте күрсәтү, дәвалау ысуллары, сәламәтлек саклау өлкәсендә кулланыла торган программалар, дәвалау препаратлары белән кызыксындылар. Баш табиб Олег Сабаев...

    "Аммоний" комплексы төзелешенә җәлеп ителгән "Sojitz Corporation" япон компаниясе вәкилләре Менделеевск район больницасында булды.
    Чит ил делегациясе составына доктор Кайто һәм аны озатып йөрүче медицина һәм коммерция службалары хезмәткәрләре керде. Кунаклар медицина хезмәте күрсәтү, дәвалау ысуллары, сәламәтлек саклау өлкәсендә кулланыла торган программалар, дәвалау препаратлары белән кызыксындылар. Баш табиб Олег Сабаев больница буенча экскурсия үткәрде, районда сәламәтлек саклауны үстерү планнары һәм перспективалары белән уртаклашты.
    Компания вәкилләре, ремонтланган терапия бүлегендә булып, озакламый медицина хезмәтенең заманча һәм яхшыртылган шартларда күрсәтеләчәгенә инандылар. Доктор Кайто поликлиниканы да карап чыкты, терапевт-эндокринолог Андрей Чернышевта кабул итүдә булды һәм үзен кызыксындырган сорауларны бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: