Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Механизаторларның кичектергесез эшләре – яхшы уңышка нигез

Кыр кампаниясен уңышлы үткәрү игенчеләрнең авыл хуҗалыгы тармагы эшенә мәхәббәт һәм һөнәрилегенә бәйле.

Ышанычлы тыл һәм актив урып-җыю чоры 
Механизатор хезмәте “Алтын Башак” ҖЧҖ эшчәннәре Михаил Васильев һәм Иван Григорьев өчен күңел халәте. Нәкъ менә алар өчен җиргә һәм авыл хуҗалыгына мәхәббәт җитди эш һәм яшәү стимулы булды. Коллектив тату, эшчән, ләкин иң мөһиме гомум эш – көзге уракны уңышлы тәмамлау өчен янып яшиләр. 
– Кайда тудык, шунда кирәк булдык. Бурыч – кыска агротехник срокларда эшне тәмамлап яхшы уңыш җыеп алу, – диләр Михаил Васильев һәм Иван Григорьев. 


Тормышларын авыл хуҗалыгы техникасы белән бәйләгәннәр, чәчү батыры булганнар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, Михаил Иванович (61 яшь) һәм Иван Владимирович (62 яшь) “штурвал” артында хезмәт куюларын дәвам итәләр. 


Техника төзек булса икмәк булачак 
Хезмәт көннәрен яхшы оештыру Иван Григоьевка энтузиазм белән эшләргә мөмкинлек бирә, ул механизатор хезмәтенең эш кенә түгел, күңел халәте дә булуын билгели. 


– Иртәнге сәгать алтыдан кичке алтыга кадәр эшлибез, ә җәен 7-8 ләргә кадәр. Басуларда бодай, солы, арпа чәчтем. Техниканы яратам, аны тәртиптә тотарга кирәк, – ди Иван Владимирович. 


Агымдагы елда ветеран-механизатор Иван Григоьев язгы кыр эшләрендә лаеклы хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 


Алтын кырларга мәхәббәт 
Михаил Васильев үз һөнәренә тугры кала, туган хуҗалыгы һәм район өчен ихластан хезмәт куя, эш күрсәткечләре дә югары. Мәсәлән, 2016 елда механизатор чәчүнең абсолют батыры булган. 


– Яшьтән үк тормышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләдем. Мәктәптән соң комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Соңрак Алабуга һөнәри-техник училищесына кердем, тракторист-машинистлыкка укыдым. Армиядә хезмәт иткәннән соң бензовозда техника ярдәмчесе булып эшләдем, аннан соң тракторда. Авылны яратам, шулай ук җир эшләрен дә – бу минем тормышым. Комбайнда иген игү ошый. Тирә-якта иксез-чиксез иген кырлары, мул уңыш булуына күңел шатлана, – дип белдерде Михаил Иванович. 


Уңыш сере 
Механизаторларның киң җилкәләре артында ышанычлы тыл – аларның гаиләләре. Михаил Васильев һәм Иван Григорьевны тормыш иптәшләре һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, бу гаиләләр дүртәр бала үстергәннәр, оныклары бар. 


Механизаторлар-ветераннарның уңыш сере гади: үз эшеңне яратырга һәм намус белән эшләргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев