Менделеевлылар Әдәбият елын ачты
1469
0
0
"Бар нәрсәнең асылына төшенәсем килә..." Бу юллар Борис Пастернакның тууының 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәнең эпиграфы булды. Ольга Смолькова Бу чара Менделеевскида Әдәбият елын ачты. Аны район башкарма комитеты һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырды. Алып баручы Ольга Первина кичәдә катнашучыларны шагыйрьнең биографиясе, аның яшәеш принциплары, фәлсәфи карашлары белән таныштырды. Булачак...
"Бар нәрсәнең асылына төшенәсем килә..." Бу юллар Борис Пастернакның тууының 125 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәнең эпиграфы булды.
Ольга Смолькова
Бу чара Менделеевскида Әдәбият елын ачты. Аны район башкарма комитеты һәм Халыклар дуслыгы йорты оештырды.
Алып баручы Ольга Первина кичәдә катнашучыларны шагыйрьнең биографиясе, аның яшәеш принциплары, фәлсәфи карашлары белән таныштырды.
Булачак Нобель премиясе лауреатының Бондюг белән бәйле чоры турында Карпов исемендәге химия заводы музее директоры Наталья Потапова сөйләде. Химзаводның хәрби-исәп өстәлен җитәкләгән шагыйрь Бондюгны Англия Манчестеры дип атый.
- Тормышының бу дәвере Борис Леонидович өчен хәлиткеч була, - дип билгеләп үтте Наталья Римовна. - Нәкъ менә биредә ул үзен шигърияткә багышларга карар кыла. Заводлылар шагыйрь турында истәлекләрне кадерләп саклыйлар.
Илсөяр Гобәйдуллина Б.Пастернакның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә күп елларын багышлаган.
- Без дөньяга ни өчен туганбыз? Бу һәм башка күп сорауларга җавапны Пастернак поэзиясеннән һәм прозасыннан табарга була, - диде Илсөяр Хәбибулловна. - Юкка гына язучы Шаламов аны безнең чорның намусы дип атамаган.
Бу көнне сәхнәдә Пастернак, Цветаева, Маяковский шигырьләре яңгырады. Аларны шәһәр мәктәпләре укучылары укыды. Лира Улько, Клара Галләмова, Марина Комарова, Радик Ахунҗанов башкарган җырлар һәм романслар кичәне бизәде.
Пермьнән килгән журналист Ирина Артемьева кичәнең кунагы булды, алар ире белән бергә күп еллар дәвамында шагыйрьнең иҗатын өйрәнәләр, безнең һәм чит илләрдә популярлаштыралар.
- Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Менделеевскида Пастернакка үзенчәлекле мөнәсәбәт, - диде ул.

.jpg)
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров менделеевлыларны мәдәни тормышта мөһим вакыйга - Әдәбият елы ачылу белән котладылар.
Чарада катнашучылар нәфис фильмнардан өзекләр карадылар, Борис Леонидовичның язмадагы тавышын ишеттеләр. Тамашачы текстын туган якны өйрәнү музееның беренче директоры Виктор Соловьёв укыган "Төнге завод" видеофильмын аеруча хисләнеп карады.
- Балаларның шигырь укуы шатландыра, - дип билгеләп үтте шагыйрь, "Аргамак" журналы редакторы Николай Алешков, - димәк, күңелләре рухи кыйммәтләргә омтыла, бу яңарыш күрсәткече.
Кунаклар арасында ветераннар, мәктәп укучылары, педагоглар, иҗади интеллигенция вәкилләре булды. Без аларның тәэсирләре турында сораштык.
Илсөяр Гыймазетдинова, 2 нче мәктәп укытучысы:
- Кичә бик ошады, бигрәк тә балалар башкаруында шигырьләр. Анда безнең укучылар да бар. Шигырьне үзләре сайладылар. Шагыйрь иҗаты белән танышу 8 нче сыйныфтан башлана. Пастернак поэзиясен яхшы кабул итәләр. 11 нче сыйныф программасында "Доктор Живаго" романы белән танышабыз. Шулай да ул өлгергән укучы өчен язылган.
Елена Степанова:
- Уйланулар өчен азык һәм тәэсирләр алдым, алар озак онытылмас.
Үзәк китапханә әзерләгән китап күргәзмәсе һәм БСМ шәкертләренең Пастернак әсәрләре буенча ясаган рәсемнәре кичәгә органик өстәмә булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18700
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.20100
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16300
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14600
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17400
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18500
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15800
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.17100
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14900
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6700
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84