Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар гадәттән тыш хәлләргә әзер

Сишәмбе көнне МЧС планы нигезендә республика халкына гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасы тикшерелде. Төгәл 10 сәгатьтә Менделеевскида предприятиеләрдәге сиреналар кычкыра башлады, аңа Тын Тау бистәсе, поселок һәм шәһәр урамнарына чыккан махсуслаштырылган газ службасы, 86 нчы янгын сүндерү часте, Дәүләт автоинспекциясе, "ашыгыч ярдәм" машиналары кушылды. Хәвеф сигналын ишеткән корреспондентлар...

Сишәмбе көнне МЧС планы нигезендә республика халкына гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасы тикшерелде.
Төгәл 10 сәгатьтә Менделеевскида предприятиеләрдәге сиреналар кычкыра башлады, аңа Тын Тау бистәсе, поселок һәм шәһәр урамнарына чыккан махсуслаштырылган газ службасы, 86 нчы янгын сүндерү часте, Дәүләт автоинспекциясе, "ашыгыч ярдәм" машиналары кушылды. Хәвеф сигналын ишеткән корреспондентлар Роза Шәрәфиева һәм Гөлүзә Гыйләҗетдинова службаларның, халыкның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген белү өчен урамга чыктылар.
МЧС коткаручыларының әзерлеге турында 86 нчы янгын сүндерү часте начальнигы Александр Балясов белән әңгәмә кордык.
- Халыкка куркыныч янау турында кисәтү буенча үзәкләштерелгән хәбәр бирү региональ автоматлаштырылган системаның эшкә сәләтен һәм нәтиҗәлелеген тикшерү ярты елга бер тапкыр үткәреләчәк. Хәрби гамәлләр алып барылганда яки алар нәтиҗәсендә табигый яки техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр туганда, бигрәк тә язгы ташу яки янгын куркынычы сезонында, экстерн очракларда барлык электро- һәм аудио хәбәр итү средстволары тоташтырыла, хәтта чиркәү кыңгыраулары һәм мәчеттәге тавышкөчәйткечләр дә. Катаклизмнар вакытында районның бер генә почмагы да заманча сигналсыз калмый. Кисәтелгән - димәк, коралланган. Янгын сүндерү частеның шәхси составы, булган җиһаз һәм махсус техникасы һәрвакыт хәрби әзерлек сызыгында тора.
Өйрәнү тревогасы яңгырый башлауга, 86 нчы янгын сүндерү частеның җитәкче составы махсус машинада юлга чыкты. Анда начальник урынбасары Владимир Нужин да бар иде. Журналистның сорауларына җавап бирү өчен чиркәү янында туктап алдылар.
- Гадәттән тыш хәлләр туганда, районда яшәүче һәр кеше нәрсәләр белергә тиеш?
- Крымскида булган су басу фаҗигасе күрсәткәнчә, халык, бигрәк тә яшь буын, гадәттән тыш хәлләргә әзер түгел, гражданлык оборонасы турында хәбәрдарлык юк. Игътибарны җәлеп итүче сигнал ишетүгә, бомбадан качу урынын эзләргә һәм паникага бирелергә кирәкми, - дип киңәш бирә Владимир Алексеевич. - Беренче чиратта телевизор, радио, Интернет, автомагнитола һ.б.ларны кабызу зарур. Андагы хәбәрләрдән алга таба нишләргә кирәклеген белеп була. Куркыныч, мисал өчен су басу янаганда, тиз арада кирәкле кыйммәтле әйберләрне, документларны, бераз җылы киемнәрне пакетка тутырып, ашыгыч рәвештә куркыныч урынны ташлап китәргә кирәк.
Өйрәнү өчен бирелгән тревога сигналы менделеевлыларда тынычсызлык яки дулкынлану тудырмады. Урамдагы кешеләр үз эшләре белән барасы җирләренә ашыктылар, кайберләре хәбәр итү системасы турында кайдан ишетүләре турында корреспондентның соравына җавап бирергә тукталдылар.
Рөстәм, хезмәткәр:
- Өйрәнү тревогасы турында ишетмәдем. Хәзер янымнан сиреналары кабызылган махсуслаштырылган машиналар узды. Әллә берәр җирдә янгын чыкканмы?
Аня, студент:
- 9 апрельдә 10 сәгатьтән 12 гә кадәр тревога булачагы турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып һәм подъезд ишегендәге белдерү аша белдем. Кызганычка каршы, андый очракта нишләргә кирәклеген күз алдына китермим.
Эльфира, пенсионер:
- Мондый өйрәнүләр табигый катаклизмнарга әзер булу өчен кирәк, бигрәк тә химия предприятиеләре янәшә булган шәһәрдә. Сирена тавышын тыныч кабул иттем, чөнки МЧС памяткасыннан укып белдем. Әгәр берәр хәл булса, аларның тәкъдимнәре буенча эш итәргә уйлыйм.
Элина, мәктәп укучысы:
- Сирена тавышын дәрес вакытында ишеттем. Ә менә телефонга хәвефле хәбәр килмәде. Гадәттән тыш хәл булганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген укытучылар һәм сыйныф җитәкчесе даими аңлата.
Чыннан да МЧС, КЧС вәкилләре хәбәр бирү системасын тикшерүгә әзерләнделәр, уку йортларында памяткалар өләштеләр, йорт ишекләренә, сәүдә нокталары, һ.б. ларга белдерүләр элделәр.
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Алексей Корниенко билгеләп үткәнчә, өйрәнү тревогасы күрсәткәнчә, районда хәбәр итү системасы ышанычлы һәм билгеләнеше өчен әзер. Быел дүрт электр сиренасы эшкә җигелде: Л.Карпов исемендәге химия заводы, "Менделеевсказот", РУЭС, "Прикамнефть" идарәсенең, авылларда өйләргә йөрү оештырылды. Ташу белән бәйле гадәттән тыш хәл күзәтелмәде, елгаларда су биеклеге критик билгедән түбән, шуның өчен игълан ителгән тревога өйрәнү максатында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск МЧС Менделеевск яналыклары