Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар химиклар көнен бәйрәм итте

Һөнәри бәйрәм стадионга химия предприятиеләренең коллективлары вәкилләрен һәм производство ветераннарын җыйды. Традиция буенча тантана предприятиеләр парады белән башланды, аны Бондюг җирендә зур химия җитештерүе җәелдергән Карпов исемендәге завод коллективы ачты. Шәһәр үсешенә импульс биргән "Менделеевсказот" җәмгыяте озакламый 25 еллыгын билгеләп үтә. Якын киләчәктә районның химия сәнәгате тармагына "Аммоний" югары интеграцияле...

Һөнәри бәйрәм стадионга химия предприятиеләренең коллективлары вәкилләрен һәм производство ветераннарын җыйды.

Традиция буенча тантана предприятиеләр парады белән башланды, аны Бондюг җирендә зур химия җитештерүе җәелдергән Карпов исемендәге завод коллективы ачты. Шәһәр үсешенә импульс биргән "Менделеевсказот" җәмгыяте озакламый 25 еллыгын билгеләп үтә. Якын киләчәктә районның химия сәнәгате тармагына "Аммоний" югары интеграцияле комплекс өстәлә.

- Бу бәйрәм - үз язмышларын сәнәгатьнең иң заманча, катлаулы һәм икътисади яктан әһәмиятле секторы белән бәйләгән кешеләрне хөрмәтләү көне. Бүгенге көндә анда югары дәрәҗәдәге белгечләр эшли. Химия промышленносте үсешендә ветераннарның да өлеше бәһасез, - диде район башлыгы Игорь Привалов.

Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бүлек начальнигы Элдар Адеев, химия тармагы хезмәткәрләренең профсоюзлары республика комитеты рәисе Татьяна Левагина, "Л.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсин, "Менделеевсказот" ҖЧҖ - Фирдис Абдрахманов менделеевлыларны бәйрәм белән котладылар. Иң яхшы хезмәткәрләр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Бүләкләнүчеләр арасында "Менделеевсказот" предприятиесенең техник контроль бүлеге контролёры Елена Аликина да бар.

- Заводта 24 ел эшлим, - ди Танаевлар династиясе вәкиле Елена Васильевна. Аның әти-әниләренең дә хезмәт биографиясе Карпов заводы, барий окисе гидраты цехы белән бәйле булган.

"Менделеевсказот"ның насос җайланмалары машинистын коллегалары ихластан котлый, аңа район башлыгының Мактау грамотасы тапшырыла.

- Наталья Владимировна ул безнең бик намуслы, бернинди эштән дә курыкмый, - диләр алар.

Карпов исемендәге химия заводының ремонт-механика цехы слесарь-ремонтчысы Ирек Галләмов шулай ук завод һәм иҗади династиядән. Озак еллар намуслы хезмәте, предприятиегә тугрылыклы булып калганы өчен генә түгел, район һәм заводның иҗтимагый тормышына керткән өлеше өчен дә бүләкләнде.

Гассар исемендәге мәдәният сарае коллективлары химикларга иң яхшы номерлар бүләк иттеләр. Спорт мәйданында да азартлы бәйгеләр җәелдерелде. Сәүдә нокталары һәм балалар аттракционнары эшләде.

Ольга Смолькова

Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Традиция