Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Менделеевлылар коррупция турында

Газетаның 33 нче санында (7 май, 2014 ел) "Коррупция дәрәҗәсенең индикаторы - халык фикере" исемле мәкалә басылган иде. Без укучылардан фикерләре белән бүлешүләрен, үз уйларын җиткерүләрен сорадык. Алар анонимлык шартларында гына ризалаштылар. Николай Петрович, пенсионер: - Бездә коррупция белән көрәш буенча комиссияләр, комитетлар иң югары дәрәҗәдә булдырылган. Ә кем белән...

Газетаның 33 нче санында (7 май, 2014 ел) "Коррупция дәрәҗәсенең индикаторы - халык фикере" исемле мәкалә басылган иде. Без укучылардан фикерләре белән бүлешүләрен, үз уйларын җиткерүләрен сорадык. Алар анонимлык шартларында гына ризалаштылар.
Николай Петрович, пенсионер:
- Бездә коррупция белән көрәш буенча комиссияләр, комитетлар иң югары дәрәҗәдә булдырылган. Ә кем белән кем көрәшә? Химзавод эшчеләре ришвәт алмый бит. Беренче караштан ук кайбер чиновникларның средстволары буенча яшәмәгәннәре күренә, чөнки аларга контроль юк.
Константин, программист:
- Кайвакыт кеше ришвәт бирергә мәҗбүр, хәтта моның белән кызыксына да. Мәсәлән, якынына югары технологияле медицина ярдәме кирәк. Ә аны гомуми нигездә яки безнең больница шартларында алып булмый. Әтием чирләгәч, аңа ярдәм итәр өчен, мин соңгы акчамны да бирергә риза идем. Монда кем гаепле - риторик сорау.
Людмила, педагог:
- Халыкның җаваплы шәхесләрнең ришвәтчелегенә ышанычы никадәр нык икәнлеген мондый очрак исбатлады. Берничә ел элек кайнанам пенсиягә кабат исәп-хисап ясар өчен колхоздан белешмә алырга кушкан иде. Буш кул белән кайткач, ул безгә үпкәләде. Акча тәкъдим итсәгез, белешмәне һичшиксез бирерләр иде, диде.
Резедә, сак предприятиесе хезмәткәре:
- Минем аңлавымча, коррупция - ришвәтчелек кенә түгел, вазифаларны шәхси максатта файдалану да. Кайбер начальниклар өчен ышанып тапшырылган предприятие - шәхси милекләре, алар үз һәм дәүләт кесәләре арасында аерма күрмиләр. Бу безнең дәшмәвебездән дә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск коррупция блицсораштыру