Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар праймеризда катнашты

Җомга көнне безнең районнан 34 кеше составындагы делегация - бердәмроссиялеләрнең җирле бүлекчәсе һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашты. Гомумхалык праймеризы исәпләү буенча сайлау мәйданында 13 нче булган Минзәлә шәһәренең мәдәният сараенда узды. Район...

Җомга көнне безнең районнан 34 кеше составындагы делегация - бердәмроссиялеләрнең җирле бүлекчәсе һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә катнашты.
Гомумхалык праймеризы исәпләү буенча сайлау мәйданында 13 нче булган Минзәлә шәһәренең мәдәният сараенда узды. Район партиялеләре делегациясен партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, иҗтимагый оешмалардан - район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин җитәкләде.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, мәйданның модераторы Римма Ратникова Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Менделеевск сайлаучыларын сәламләде.
- Партия эчендә алдан тавыш бирүгә 200 сайлаучының 196сы һәм региональ исәпләү комиссиясенең биш әгъзасы килде, - диде ул. - Праймеризда 156 кандидат катнаша, шуларның 128е - ирләр һәм 28 хатын-кыз, 125 партия әгъзасы һәм 43 Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Чара барышында кандидатлар ике мәйданчыкта чыгыш ясап, ике дәүләт телендә үз позицияләрен тәкъдим итү мөмкинлеге алдылар.
Римма Атласовна ТР муниципаль районнарында социаль-мәдәни мохит үсешенең әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе хуплаган социаль юнәлештәге 27 Президент программасы гамәлгә ашырыла дип мәгълүмат бирде, ФАПлар, клублар төзелә.
- Бу программаларны үтәү торак пунктларны яхшы якка үзгәртә, кешеләрнең яшәеш сыйфаты яхшыра, - дип билгеләп үтте Римма Ратникова.
Чыгышлар марафонын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгат Абдуллин ачты. Аннан соң тагын 12 кандидат үз программалары белән чыгыш ясадылар. Алар арасында тәҗрибәле депутат, ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе урынбасары Рафил Ногуманов та бар, менделеевлылар аны узган чакырылыштагы сайлау компаниясе һәм безнең округ халкы белән актив эшләве буенча яхшы беләләр.
Менделеевск районы нотариаль округының еш практикалаучы нотариусы Марат Зарипов үз программасын халык арасында хокукый грамоталылыкны күтәрүгә өстенлек биреп төзегән. Ул һәр кеше бушлай юридик ярдәм, яшәеше дәверендә хокукый аңын үстерү өчен шартлар алырга, хокукый грамотасын арттыру мөмкинлегенә хокуклы булырга тиеш дип ассызыклады.
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Татарстанның кинематография берлеге рәисе Илдар Матуров, студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Ринат Садыйков һ.б.лар кызыклы идеяләре белән бүлештеләр.
Һәр кандидатка презентация өчен бирелгән биш минут вакытны махсус экрандагы таймер исәпләде. Бу вакыт эчендә дәгъвалаучылар Татарстан халкы өчен актуаль мәсьәләләрне күтәрделәр. Болар - ТКХ, мәгариф, мәдәният, үсеп килүче буынны тәрбияләү, авыл яшьләре, экстремизм, уен бизнесы проблемалары, мигрантлар белән хәлләр, торак белән тәэмин итү һ.б.лар.
Кандидатлар депутат итеп сайланган очракта бу проблемаларны ничек хәл итәчәкләре турында планнары белән бүлештеләр.
Праймериз яшерен тавыш бирү белән тәмамланды.
Сайлаучыларга бер яки чикләүсез берничә фамилиягә билге кую хокукы бирелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре партиянең региональ бүлекчәсе сайтына урнаштырылачак.

Лариса Миңнегалиева

Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Бердђм Россия

2
X