Менделеевлылар сайлау ясады
14 сентябрьдә - бердәм сайлаулар көнендә, менделеевлылар Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнаштылар. 1 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогы иртәнге җидедә ишекләрен ачты. Бу көнне сайлау участогына 887 менделеевлы килде. 52 кеше, авырулары сәбәпле, өйдә тавыш бирде. Беренче тапкыр сайлаучылар, алар 15 иде, тормышларындагы мөһим вакыйга истәлеге итеп Татарстан Республикасы Конституциясен...
14 сентябрьдә - бердәм сайлаулар көнендә, менделеевлылар Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнаштылар.
1 нче мәктәптә урнашкан сайлау участогы иртәнге җидедә ишекләрен ачты.
Бу көнне сайлау участогына 887 менделеевлы килде. 52 кеше, авырулары сәбәпле, өйдә тавыш бирде. Беренче тапкыр сайлаучылар, алар 15 иде, тормышларындагы мөһим вакыйга истәлеге итеп Татарстан Республикасы Конституциясен алды.
"Юность" район мәдәният йортында урнашкан 1908 нче участокта сайлаулар оешкан төстә һәм тыныч үтте.
Комиссия рәисе Рәйхана Фәрхетдинова сүзләренчә, пенсия яшен узганнар аеруча активлык күрсәтте. 9.30 сәгатькә участокта теркәлгән 983 сайлаучының 81е тавыш бирде. 123 менделеевлы, конституция хокукыннан файдаланып, алдан сайлады.
"Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында урнашкан 1903 нче сайлау участогы иртәнге җидедә ишекләрен ачты.
Ирле-хатынлы Праздниковлар кызлары Светлана белән килгәннәр.
- Без бу районга күптән түгел күчендек, - ди Заһидә Праздникова. - Һәм участокта беренче тапкыр тавыш бирәбез.
- Сайлаулар кебек мөһим вакыйгадан читтә калмыйбыз, - дип өсти ире Андрей. - Гаилә тормышын чит фатирларда башладык, Алабуга районының Шүрнәк авылында пропискада булдык. Һәр сайлауда шунда тавыш бирергә кайттык.
Көндезге икегә сайлаучылар исемлегенең 40 проценты гражданлык бурычын үтәде.
1915 нче участок сайлау комиссиясе Балалар иҗат үзәгендә урнашты. Аны озак еллар дәвамында Нурия Сәйфетдинова җитәкли.
- Участокта 882 сайлаучы, болар - Тукай урамындагы йортларда яшәүчеләр, - ди Нурия Мөкәрәмовна. - 150 кеше алдан сайлады. Тавыш бирергә гаиләләр белән киләләр. Иртәнге 9га участокта 100 кеше булып китте.
Сайлаулар барышын "Россия коммунистлары" һәм "Бердәм Россия" партияләре вәкилләре күзәтә.
- Закон бозулар ачыкланмады, - диләр алар.
Профилакторийда урнашкан 1909 нчы участокта сайлаучылар агымы кимеми.
Комиссия рәисе Эдуард Булычёв билгеләгәнчә, участокта 1001 сайлаучы, 87 се алдан тавыш биргән.
С.Гассар исемендәге мәдәният сарае фойесында урнашкан 1910 нчы сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык сизелде.
Участокка 1802 сайлаучы беркетелгән. Иртәнге 10 сәгать 45 минутка шуларның 271е, ягъни 25 проценты тавыш биреп өлгерде.
Мәдәният сараендагы үзәк китапханәнең уку залында урнашкан 1911 нче сайлау участогына да менделеевлылар парлап та, төркемләп һәм берәмләп тә тавыш бирергә килделәр.
Комиссия рәисе Лилия Галиева сайлауларның уңышлы тәмамланачагына һәм халыкның лаеклы кандидатларны хуплап тавыш бирәчәгенә ышанычы зур булуын белдерде.
Ижевкада сайлаучыларның активлыгы иртәнге сәгатьләргә туры килде. 10.00да биредә 25 процент кеше булды.
Көндезге унбергә Турайда 95 процент сайлаучы килде.
- Мондый активлыкның күптән күзәтелгәне юк иде, - дип сөйли комиссия рәисе Венера Миңнеханова.
Бәзәкәдә сайлаулар оешкан төстә һәм тыныч үтте.
- Сайлаучылар исемлегендә 583 кеше. 12.00гә 390 бәзәкәле тавыш бирде, бу 53 процент тәшкил итә, - ди рәис Гүзәлия Шакирова.
Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары" газетасыннан укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.2600
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5900
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.4400
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5000
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.4900
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.10000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.5100
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12200
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.8300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.5900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика