Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар сайлау ясадылар

4 мартта менделеевлылар Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнаштылар. Районда 31 сайлау участогы оештырылды, шәһәрдә - 14, авылларда 17. Бу сайлаулар яңача технологияләр - видеокамералар һәм үтә күренмәле урналар кулланып үткәрелде. Cаннар һәм фактлар Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Менделеевск районы буенча сайлау участокларындагы исемлекләрдә 21191 кеше теркәлгән иде. Шуларның 20400е тавыш...

4 мартта менделеевлылар Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнаштылар.


Районда 31 сайлау участогы оештырылды, шәһәрдә - 14, авылларда 17. Бу сайлаулар яңача технологияләр - видеокамералар һәм үтә күренмәле урналар кулланып үткәрелде.


Cаннар һәм фактлар
Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Менделеевск районы буенча сайлау участокларындагы исемлекләрдә 21191 кеше теркәлгән иде.
Шуларның 20400е тавыш бирде - 96,2%.
 В.Жириновский өчен 148 менделеевлы тавыш бирде - 0,73%.
 Г.Зюганов - 1252 - 6,14%.
 С.Миронов - 105 - 0,51%.
 М.Прохоров - 160 - 0,78%.
 В.Путин - 18666 - 91,5%.

8.00 сәгатьтә барлык участок комиссияләре эшкә кереште. Сайлаучылар исемлегендә - 21191 кеше, 10.00 сәгатькә - 16 процент, 13.00 - 42%, 16 сәгатькә 71,1 проценты тавыш бирде. Авыл халкы, алдагы сайлаулардагы кебек, аеруча активлык күрсәтте. Авыл җирлекләренең күбесендә 16 сәгатькә сайлаучыларның 80 процентыннан артыгы кандидатларның берсенә тавыш бирде, аерым торак пунктларда бу вакытка бөтен кеше дә сайлауга килде.
Өлкән яшьтәгеләр актив гражданлык позициясе белән аерылды.
1 нче мәктәпнең актлар залында урнашкан 1914 нче сайлау участогында иртәнге сәгать 8 тулганчы 12 кеше чират тора иде.
Кешеләр участок ачылганны түземсезлек белән көттеләр. Вакыт җитүгә, комиссия рәисе Александр Степанов сайлауларга старт бирде. Ирле-хатынлы Суфия һәм Николай Максютиннар беренчеләрдән булып сайлау бюллетеньнәрен үтә күренмәле урнага төшерделәр. Алар артыннан ветераннар Лидия Җамалетдинова, Валентина Медведева, Любовь һәм Рафаэль Дияровлар, Вера Медведева илебезнең булачак Президентын яклап тавыш бирергә ашыктылар. Иртәнге 9 сәгатьтә сайлаучыларның 12,5 проценты тавыш бирде. "Бердәм Россия" һәм РФ Компартиясе вәкилләре сайлау барышын күзәттеләр.
Менделеевск районы буенча балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторы Сергей Метальников, ведомстводан тыш сак бүлегенең взвод полицейские Ришат Гыйззәтуллин, МЧС вәкиле Раиф Гәрәев хокук тәртибе сагында тордылар.

С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда урнашкан 1918 нче сайлау участогы менделеевлыларны татар һәм рус телләрендә дәртле көйләр яңгыратып каршы алды.
Анда иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык сизелде. Комиссия рәисе Марат Садыйков хәбәр итүенчә, 9 сәгатьтә 190 кеше тавыш бирергә өлгерде. Бу сайлаучылар санының 12 процентын тәшкил итә. Исемлектә 1673 кеше, 11е сайлауда тәүге тапкыр катнашучы. Көндезге 12дә исәптән төшерү таныклыгы буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов үз тавышын бирде. Шулай ук районда эш визиты белән булган ТР баш суд приставы Хәмит Шәрипов та биредә сайлады.

1922 нче сайлау участогы Балалар иҗаты үзәгендә урнашты.
Комиссияне озак еллар дәвамында Нурия Сәйфетдинова җитәкли. Аның әйтүенчә, сайлаучылар актив. Сайлау участогы ачылуга өч дистәгә якын кеше җыелды. Күзәтүчеләр арасында "Бердәм Россия", РФ Коммунистлар партияләре вәкилләре, кандидат В.Путин яклылар бар.
24 яшьлек Рамил Ибраһимов "КамАЗ-металлургия" заводында эшли. Илебез язмышы өчен мөһим бу көнне ул да читтә калырга теләмәгән. Күп кенә башка тавыш бирүчеләр кебек, егет булачак Президенттан яшәеш дәрәҗәсе, бигрәк тә хезмәт хакы күтәрелүне өмет итә.
Ирле-хатынлы Гәрәевлар сайлауга бергәләп йөриләр. Рәмзия Зәкиевна - пенсионер.
"Илебезнең яңа җитәкчесеннән ниләр көтәсез?" дигән сорауга ул:
- Балаларга һәм оныкларыбызга лаеклы тормыш телим, - дип җавап бирде.
- Сугышлар булмасын иде, - дип өстәде гаилә башлыгы Вәкил Хаҗиевич, "Менделеевсказот" хезмәткәре.

Балалар сәнгать мәктәбендә урнашкан 1911 нче сайлау участогы исемлегендә 1428 сайлаучы теркәлгән.
Комиссия рәисе Венера Камаева сөйләвенчә, менделеевлылар тавыш бирергә бәйрәмгә килгән кебек киләләр, кулларына шар тотканнары да бар. Кайберләре гаиләләре белән гражданлык бурычын үтиләр. Пенсионерлар бу мөһим вакыйгада катнашырга теләк белдерәләр. Иң өлкәненә - Михаил Константинович Чаговскийга 87 яшь. Борис Андреевич Черняев аннан өч яшькә кечерәк. Беренче мәртәбә тавыш бирүче өч менделеевлыга "Сиңа сайлау хокукы бирелә. Уйла һәм хәл ит! Россия язмышы синең тавыш бирүеңә бәйле. Бу - синең балигъ булуың!" дигән язма белән котлау һәм блокнот тапшырылды.

8 нче балалар бакчасында урнашкан 1913 нче сайлау участогында тавыш бирүчеләр 1010 кеше. Көннең беренче яртысында яртысы гражданлык бурычын үтәде.
- Сайлаучылар арасында ирләр күбрәк, алар активлык күрсәтте, - дип билгеләп үтәләр участок комиссиясендә. - Алар бу көнне Россия халкына никадәр җаваплылык йөкләнүен аңлыйлар һәм лаеклы кандидатка тавыш бирүнең мөһимлеген тоялар.

3 нче мәктәптә урнашкан 1919 нчы сайлау участогы иртәнге 8 сәгатьтә ишекләрен ачты.
Сайлаулар оешкан төстә һәм тыныч узды. Сәгать тугызга 112 сайлаучы тавыш биргән иде.
Комиссия рәисе Л.Нургалиева тырышлыгында сайлаучылар өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Дәртле музыка, фойеда шәхси эшмәкәр В.Исакова буфеты эшләве дә бәйрәм төсмере өстәде.
Беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә сувенирлар тапшырылды. Хезмәт ветераны Галия Нәҗметдинова фикере белән бүлеште:
"Мин В.Путинны яклап тавыш бирдем, чөнки илебезнең киләчәге тотрыклы булуны, балаларыбызның тыныч, имин Татарстаныбызда бәхетле яшәүләрен телим".
Шәһәрнең 12 нче балалар бакчасы мөдире Т.Газизова: "Балалар зур канәгатьләнү белән барлык шартлар тудырылган бакчаларга, мәктәпләргә йөрсен, эш урыннары, вакытында хезмәт хакы белән тәэмин итү өчен тавыш бирдем: сайлаган кандидат моны үтәр дип ышанам".
Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлек начальнигы урынбасары Д.Ахмедов фикеренчә, тавыш бирү - һәр кешенең изге бурычы һәм бу сайлаулар тормышыбызны яхшы якка үзгәртер.

"Юность" район мәдәният йортында иртәнге сәгатьләрдә үк җанлылык сизелде. Бу бинада 1916 нчы сайлау участогы урнашкан. 1051 сайлаучы арасында беренче тавыш бирүче А.Веклич булды.
Беренче тапкыр килүчеләр игътибардан читтә калмадылар: аларга тәбрикләү сүзләре, гражданлык бурычларын үтәүгә кагылышлы изге теләкләр белән бергә бүләкләр дә тапшырылды. 9.45 минутта 125 кеше тавыш бирде, 11.45 сәгатьтә - 373 кеше. Комиссия рәисе Р.Фәрхетдинова белдерүенчә, көн дәвамында сайлаучылар актив булды, гражданлык бурычларын үтәүгә җаваплылык белән карадылар.

- Ил язмышын хәл итәргә барабыз, - диделәр хезмәт ветераннары Раилә Әхмәзетдинова һәм Мария Варламова, "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында урнашкан 1912 нче сайлау участогына юнәлеп.
13.00 сәгатькә исемлектәгеләрнең 45 проценты гражданлык бурычларын үтәде. Беренче тапкыр сайлаучыларга ручкалар тапшырылды.
"Химсервис" җәмгыятенең сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтте.

Бәзәкә сайлау участогында тыныч, эшлекле атмосфера хөкем сөрде.
- Кичке дүрткә исемлектәге 589 кешенең 460ы тавыш бирде, - дип хәбәр итте комисся рәисе Гүзәлия Шакирова. - Бу - 80 процент.
"Прикамнефть" идарәсендә оператор булып хезмәт куючы Рәшит Гыймазетдинов участокка беренче килде. Тәүге тапкыр гражданлык бурычларын үтәүчеләр (өч кеше) ручка һәм блокнотлар белән билгеләнделәр.
Полициянең өлкән участок вәкиле Геннадий Евдокимов, 26 нчы янгыннан сак бүлеге, "Кеннард" сак предприятиесе хезмәткәрләре Илдар Нуретдинов, Илназ Зәйнуллин участоктагы тәртип өчен җавап бирделәр.
Р.Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Сайлаулар