Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар Шәһәр көнен билгеләде

"Химик" стадионында Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм иттеләр. Чара предприятиеләр һәм авыл җирлекләре вәкилләре парады, балалар бию коллективлары башкаруында хореографик композиция белән башланды. Традиция буенча, иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. ЭЭМ ветераны Владимир Трапезников Менделеевскиның почётлы гражданины исеменә лаек булды. "Батыр" спорт мәктәбе директоры Ринат Фәттаховка "ТРның физик культура һәм...

"Химик" стадионында Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм иттеләр. Чара предприятиеләр һәм авыл җирлекләре вәкилләре парады, балалар бию коллективлары башкаруында хореографик композиция белән башланды.
Традиция буенча, иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. ЭЭМ ветераны Владимир Трапезников Менделеевскиның почётлы гражданины исеменә лаек булды. "Батыр" спорт мәктәбе директоры Ринат Фәттаховка "ТРның физик культура һәм спорт отличнигы" билгесе бирелде. Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова республиканың Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән билгеләнде. Районның әйдәп баручы предприятиеләре, тармакларның иң яхшы хезмәткәрләре шулай ук мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары алдылар.
Бу көнне менделеевлылар спорт ярышларында катнаштылар, авыл җирлекләре вәкилләре оештырган милли ишегалларын карадылар. Удмурт кухнясының традицион ризыгы - перепеч пешерелгән сәүдә павильоны игътибарны җәлеп итте.
Җирле эстрада артистлары концерты, сәүдә нокталары һәм балалар аттракционнары бәйрәм атмосферасы тудырды, кич белән салют булды.

Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары республика џђм шђџђр кљне