Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевлылар Универсиада утын каршылады

Узган атнада районның тарихи елъязмасына тагын бер мөһим вакыйга өстәлде. 23 июньдә менделеевлылар республика өчен зур горурлык хисе белән, Песәй җирлегендә Әгерҗе белән чиктәш булган Рус. Сарсазы авылы янында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары утын каршылады. Күләмле спорт бәйрәмендә катнашу хисен тулы көчкә тойды. Европа, Россия һәм Татарстан чемпионатлары призерлары,...

Узган атнада районның тарихи елъязмасына тагын бер мөһим вакыйга өстәлде.
23 июньдә менделеевлылар республика өчен зур горурлык хисе белән, Песәй җирлегендә Әгерҗе белән чиктәш булган Рус. Сарсазы авылы янында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары утын каршылады. Күләмле спорт бәйрәмендә катнашу хисен тулы көчкә тойды. Европа, Россия һәм Татарстан чемпионатлары призерлары, күп мәртәбә җиңүчеләре, район спортчылары һәм иң яхшы студентлары утны саклаучыларны хөрмәтләп каршы алдылар. Җирле эстрада җырчысы Ясәви Садыйков кунакларга моңлы татар җырлары багышлады. Район Советы аппараты җитәкчесе Ләйсән Галиева, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Йосыпов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров һәм Песәй җирлеге башлыгы Фәнил Минегәрәев белән берлектә милли киемнәр кигән кызлар почетлы делегациягә икмәк һәм чәк-чәк тапшырды.
Факел эстафетасы күпләп битараф булмаган тамашачы, спортчылар, укучылар, сәламәт яшәү рәвешен хуплаучылар җыелган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе алдындагы мәйданнан старт алды. Алып баручылар Елена Чеботарева һәм Илшат Кәшипов, "Юность" район мәдәният йорты солисты, халык яратып тыңлаучы Елена Дунаева тантананы ачтылар.
Район башлыгы Игорь Привалов, җәза үтәү буенча федераль служба идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Шабалин, башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын үтәүче Равил Хисаметдинов катнашында факелны тапшыру һәм кабызу мизгеле тәэсирле һәм дулкынландыргыч булды.
"Ут эстафетасы" оештыру комитеты командасы әгъзасы Адель Улюков беренче звено - район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Йосыповка утны кулдан-кулга тапшырды.
Шәһәр урамнары буйлап факел йөртүдә 17 кеше катнашты. Алар арасында: Екатерина Привалова - "Казань-2013" башкарма дирекциясе" иганәчеләр белән эшләү һәм маркетинг бүлеге әйдәп баручы белгече, "Ут эстафетасы" командасы оештыру төркеме вәкиле, Роман Филатов - көнчыгыш хәрби кара-каршы сугышы буенча ярышлар чемпионы һәм призеры, Анапа шәһәрендә Бөтенроссия яшүсмерләре хәрби сәнгать уеннары җиңүчесе, Мәскәүдә Россия ярышлары, Санкт-Петербургта "Көнчыгыш-көнбатыш" Халыкара хәрби сәнгать олимпиадасы җиңүчесе, 2013 елда Италиядә Европа чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына кертелгән, Динар Чулаков - "Татищев кубогы" кикбоксинг буенча Бөтенроссия турнирында, кикбоксинг буенча Россия һәм Татарстан чемпионаты һәм Беренчелеге, 2013 елгы Универсиадага багышланган бокс буенча V ачык турнирында биш алтын, көмеш һәм бронза медальләре иясе, Азат Тимергалиев - "Кадр резервы-2013" проекты финалчысы, ТР балалар оешмалары советы әгъзасы, республика балалар думасы депутаты, "Ел лидеры - 2013" конкурсының район этабы җиңүчесе, "Ел лидеры - 2012" бәйгесенең республика этабы финалчысы, "Максимум" мәктәп үзидарәсе советы җитәкчесе, Станислав Сперанский - марафон йөгерүе буенча халыкара, Бөтенроссия һәм республика ярышларында күп мәртәбә катнашкан җиңгән һәм приз яулаган, ТР чемпионатында алтын һәм ике көмеш медаль яулаган.
Марафон эстафетасының соңгы этабында район башлыгы Игорь Привалов мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында күп мәртәбә спартакиадада катнашкан һәм призлар алган Андрей Кибирдиннан факелны кабул итеп, Җиңү мәйданына кадәр күтәреп барды. Мәңгелек ут янында тантаналы митинг булды. Анда җыелган менделеевлыларны һәм шәһәр кунакларын сәламләп, Игорь Анатольевич:
- Универсиада уты килеп киткән шәһәребез тормышында бүген тарихи көн. Бөтендөнья студентлары уеннары үткәрелү тарихында беренче мәртәбә дистә мең километрлар үткән һәм биш континентта булган Универсиаданың төп символын күзәтү мөмкинлеге бирелде.
Җәза үтәү буенча федераль служба ТР буенча идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Шабалин һәм ТР Дәүләт советы депутаты киңәшчесе, чаллы һәм Менделеевск шәһәрләренең почетла граҗданины Рөстәм Гафаров мәйданда җыелганнарга котлау сүзләре юлладылар.
Район башлыгына факелның макетын бүләк итү һәм истәлеккә фотога төшү белән чараның рәсми өлеше тәмамланды.
Аннан Универсиада уты Алабугага озатылды. Шул ук вакытта алып баручылар Гөлшат Гыйләҗева һәм Сергей Данилов җирле эстрада йолдызлары катнашында бәйрәм концертын ачып җибәрделәр.
Лариса Кривилева, Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары 23 июньдђ

2
X