Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Менделеевлылар Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр

    Узган җомгада менделеевлылар мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен билгеләп үттеләр. "Таң" мәчетендә иртә таңнан халык күпләп җыелды. Иртәнге 7 сәгатьтә гает вәгазе укылды, 8 сәгатьтә - бәйрәм намазы. Имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев һәм район җитәкчесе Валерий Чершинцев мөселманнарны изге рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләделәр, иминлек, эчке...

    Узган җомгада менделеевлылар мөселманнар өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен билгеләп үттеләр.
    "Таң" мәчетендә иртә таңнан халык күпләп җыелды. Иртәнге 7 сәгатьтә гает вәгазе укылды, 8 сәгатьтә - бәйрәм намазы. Имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Нуриев һәм район җитәкчесе Валерий Чершинцев мөселманнарны изге рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләделәр, иминлек, эчке гармония, ышаныч булуны, шулай ук тыныч күк йөзе теләделәр.
    Менделеевлылар корреспондентыбыз Анжела Райсян белән тәэсирләрен уртаклаштылар:
    - Ураза бәйрәме - күңел өчен бәйрәм, диләр ирле-хатынлы Асия һәм Фәрит Хафизовлар. - Кеше мәчеткә килгәннән соң гаделрәк, диндарлы булырга омтыла. Без кешеләрнең тату, дус яшәвен, бер-берсен ихтирам итүен телибез.
    - Динле, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанган кешенең тормышы да уңай юнәлеш ала, - диләр Мөнирә Фәрхетдинова һәм Наҗия Җәләлова. - Рамазан ае - ул күңелләрнең пакъләнуы, күршеләр белән яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту, ураза белән сынау ае. Мәчеттә кеше үзенә тынычлык һәм канәгатьләнү таба. Ураза бәйрәме көнне иман йортына килүчеләр саны елдан-ел арта баруы куандыра.
    Барлык мөселманнар җәмәгать намазына басты, аннан төрле төстәге шарлар белән бизәлгән, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган бәйрәм табыны янында урын алдылар. Шәһәрлеләр якыннары, балалары һәм дуслары, төрле милләт һәм дин вәкилләре белән янәшәдә пылау һәм коймаклардан авыз иттеләр, мохтаҗларга мәрхәмәтлелек күрсәтергә дә онытмадылар. Балалар өчен төрле уеннар һәм күңел ачу чаралары оештырылды.
    - Безгә тәмле ризыклар, бигрәк тә бәйрәм коймагы ошады, аннан рәхәтләнеп понида йөрдек, - дип сөйлиләр Искәндәр һәм Булат. - барысына да сәламәтлек, бәхет һәм дөньяда тынычлык булуын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: